Гүзәл Әхмәтова: «Гомеремдә бер шашып сөйгәнем булмады»
Гүзәл Әхмәтованың иҗат итүенә 25 ел икән. Аның мега-хит «Сау булыгыз, ак каеннар» җырында ничә буын үскән. Җырчы «Интертат» өчен интервью бирде.
«Бала табарга 20 көн калганда да, биек үкчәле түфлиләрдә шытырдатып биеп йөрдем»
Үзегезнең шәхси концертларыгыз белән гастрольләрдә йөрисезме ул?
Бу концертлар сезонына ныклап әзерләндем, һәм без команда белән катлаулырак проект уйлап таптык. Мин үзем бу өлкәдә белгеч булмагач, проектны барлыкка китерү шулхәтле күп вакыт алыр дип уйламаган идем. Июльнең азагында бу концепцияне чынга ашыра башладык, октябрьләргә өлгертербез дип планлаштырган идем, тик мин уйлаганча килеп чыкмады. Февраль айларына гына әзер булыр кебек.
Экраннар, прожекторлар?..
Әлегә сер булып калсын әле, концертларда күрерсез. Шулай да концертларсыз торган юк. Илшат Яппаров һәм Ян Лира белән төркем буларак йөрибез.
Илшатны беләбез, Ян турында ишеткәнем юк.
Өметле башкорт җырчысы ул. Әйе, аны әлегә белеп бетермиләр. Ул да безнең белән йөри. Быел мин үземә гомер бармаган башка районнарга да барырга сүз бирдем. Башкортстанда, белүегезчә, татар районнары да бар, күпчелек башкорт халкы яшәгән районнар да бар. Безне белеп бетермиләрдер дип, башкорт районнарына бик керми идек. Беләләр икән бит! Ул районнарда җырга тагы да сусаган халык яши икән. Андый районнарда татар җырчыларын яратмыйлар, диләр иде, бер дә сизелмәде ул. Һушым китте: бөтен җырларымы диярлек белеп, миңа кушылып җырладылар. Курка-курка барган идем.
Сез эстрадада ничә ел инде?
Быел иҗатыма 25 ел. Юбилей! 1999 елда, бәләкәй генә кыз булып, Айдар Галимов төркемендә эшли башлаган идем. Әлбәттә, җырламый торган еллар да булды. Кайбер елларда җырламаганга, иҗатым бер урында торганга үземне кайчак битәрлим. Гафу итәрлек түгел бу! 2004 елда «Гүзәлия» җыр студиясен булдырган идем. Ул елларда төркемемдә 24 биюче генә эшли иде. Хәтерлим: Ижевск шәһәренә баргач, төркем белән кафега сыймаган идек. Барыбыз бергә 34 кеше идек (йөртүчеләр белән бергә). Аннан төркем әзәя-әзәя барды. Вәт эшләп күрсәттек ул чакларда. Айда 30 көн, димәк, без 30 көн гастрольдә. Һәм бер мәлне шулай гастрольләрдә йөрүнең кызыгы бетте. «Перегорела» ди бит руслар. Менә миндә дә шул ук халәт булды. Кинәт туктадым да куйдым. 2011 елда яңа җырлар да чыгармый башладым.
Җырчы кеше гастрольдә йөреп акча эшли, сез ничек яшәдегез?
Чакырсалар, аена 1-2 тапкыр концертларга барып кайта идем. Элегрәк җыеп куелган акча булды микән инде?! Югыйсә, рестораннарда гына ашый идем, акча юк түгел иде. Алып куелган запасым булгандыр, хәзер хәтерләмим дә. Шуннан соң бер 3 ел ял иттем дә, 2014 елда альбом чыгардым. Шул альбомны чыгардым да тагын бернәрсә эшләмәдем. 2015-2016 елларда иҗатым бер урында катып калды. Аннан кияүгә чыктым, авырга калдым.
Кемгә?..
Тукта, башта иҗат турында. Шул кияүгә чыгар вакытым җиткәнне генә көтеп торган кебек, нәкъ шул вакытта бер таныш администратор: «Әйдә эшлибез», – диде. Көн саен концертлар куя башладык. Кияүгә чыгарга да көн таба алмас хәлдә идек. Инде менә булды, бу шимбә буш дигәндә дә, берәр концерт я банкет килеп чыга иде. Авырлы чакта да шушы ритмда эшләдем. Бала табарга 20 көн калганда да, биек үкчәле түфлиләрдә шытырдатып биеп йөрдем.
«Үткәнне кайтарудан файда юк инде ул»
Бала тапкач, декрет ялында да озак утырмадыгыз бугай?
Концертлар белән йөри башлаганда, кызыма 2 ай иде. Концертлар бик күп булмаса да, булды. 2020 елда үз-үземә: «Карьерам бетә түгелме, сүрелеп беттем түгелме?» – дидем. Яңа җырлар да юк, концертлар да күренми. Укчы бит мин, ә без үзебезне үзебез күмә дә алабыз, шул ук вакытта үзебез генә үзебезне кире чокып та чыгарабыз. Бер-бер артлы 22 җыр чыгардым аннан соң, шуның унбишенә клип төшердем.
Арыган чакларыгыз да буладыр?
Кайвакыт арып кайтам да тагын үзем белән сөйләшәм. Мин әйтәм: «Тыныч кына яшә инде, Гүзәл. Кемгә нәрсә дәлиллисең син? Җырламадың түгел бит инде, тукта», – дим дә ятып йоклыйм. Төн үтә, таң ата да, башка кеше булып уянам. «Әллә акылдан яздыңмы?» – дим кабат үз-үземә. Һәм шулай итеп алга таба эшлим.
Бәләкәй чагында кызыгыз үзегез белән йөрдеме?
Ераккарак барсам, үзем белән ала идем. Якын арада гына йөргәндә, күкрәк сөтемне савып калдыра идем.
Аңа хәзер, ялгышмасам, 7 яшь. Сәләтләре күренәме?
Әйе, 1нче сыйныфка киттек менә. Исеме Амалия. Сәләтләргә килгәндә, җырлый. Машинада нинди генә музыка яңгырамасын, кушыла. Артист бул, дип әйтмим. Шулай ук, үзе теләсә, юк, дип тә әйтмәячәкмен. Әле бәләкәй, үсә төшкәч, үзе карар. Ә болай хәзер ул, хатын-кыз табибы булам, ди. Үсә-үсә, фикере үзгәрергә дә мөмкин.
Артист булуын бик теләмисез, ахры… Шулай сизәм.
Хатын-кызга гаилә кирәк инде. Гадәттә, парлы артистлар гына бер-берсен аңлап гомер итә алалар. Ир-ат артистларның хатыннары түзә, балалар, дип яши. Ә менә ир кешеләр арасында хатынының артист булып эшләгәненә гел риза булып торучылар бик сирәк була. Ир-ат түзми инде.
Амалиянең әтисе түзмәде?
Соң ул бит кемгә өйләнгәнен белде. Бергә яши алмавыбызны алдан ук аңларга була иде кебек. Безнең нигә аерылышуыбызны да аңламадым мин, дөресен әйтсәк. Ачуланышып, тиргәшеп тормадык. Өйләнешүебез дә тиз булды, аерылышуыбыз да тиз булып куйды. Ашыкканбыздыр, күрәсең.
Кире кушылу мөмкин түгелме?
Янәдән бергә булу турында сүз кузгатып караганы булды, ләкин мин моның мөмкин түгелен аңлыйм. Үткәнне кайтарудан файда юк инде ул.
Яратмыйсыз?
Яратмаудан да түгел ул, Алинә. Бер түзмәгән кеше алга таба да түзмәячәк ул. Аңларлык кеше булса, ул баштан ук түзәр иде, эшчәнлегемне аңлар иде. Аңа өйдә утыручы хатын кирәк.
Кызыгыз әтиегез белән аралашамы?
Әлбәттә, аралашалар. Без үзебез дә дус булып калдык. Яшь ул, өйләнер әле, табар үз кешесен.
Сез чибәр! Сезгә еш ир-атлар, хәтта яшь егетләр дә язадыр?
Юк, дип алдашып утырмыйм, бар-бар. Кайчакта бик яшь егетләр яза. «Туганым, улым», – дип эндәшсәм, үпкәлиләр. Атнасына бер мәртәбә булса да кияүгә чыгарга тәкъдим ясыйлар.
Бу – геннар белән бәйле микән? Сез, чыннан да, яшь күренәсез.
Әйе, әни дә гомер буе яшь булып күренде. Аңа 60та да 45 бирәләр иде.
Ә үзегез еш гашыйк буласызмы?
Гашыйк булганым юк та бугай, карале. Җылылык тойганым бар, кешенең миңа ошаган чагы булды. Кемгәдер ияләшкән чагым да булгалады. Әмма гомеремдә шашып сөйгәнем булмады. Кемдер акылдан язарлык дәрәҗәдә гашыйк була бит менә. Минем әле мондый хисләрне татып караганым юк.
Киләчәктә, бәлки?
Белмим инде… Язмышны алдан белеп булмый шул аны. Кияүгә чыкканда булачак иремне 24 көн генә белә идем. Таныш булуыбызга 1 ай да булмады, ә без өйләнештек.
Ялгыз картлык куркытмыймы?
Аллаһка шөкер, кызым бар. Кыз бала барыбер инәйнеке инде ул. 5 бала анасы да ялгызлыкта дөнья куярга мөмкин, бер ир белән гомер буе яшәп тә, нәкъ менә картлыкта ташлап китүчеләр бар. Беребез дә белмибез бит. Аллаһ кушмаган эш булмас, дим мин.