news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әхлак дәресе: «Туганың таш белән атса, аш белән кайтар»

news_top

Казанның «Ал таң» мәчете телеграм каналында әхлак дәресләре чыга.

Чираттагы дәрес «Туганың таш белән атса, аш белән кайтар» дип атала.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәллам әйткән:

«Изгелеккә җавап йөзеннән генә туганлыкны саклаган кеше чын туган була алмый, ә аны туганнары ташласалар да, ул аларны ташламаган кеше чыннан да туганлык җепләрен саклаучы була». (Бохари риваяте)

Туганнар үзара тату яшәгәндә, алар белән кунакка йөрешү, аралашулары бик рәхәт. Ләкин, чын мөселман үзен ачык чырай, мул табыннар белән каршы алучы туганын гына түгел, аңа дошманлык күрсәткән туганы белән дә арасын сакларга тырыша.

Изгелегеңә рәхмәт әйтә белмәгән, артыңнан гайбәтеңне чәйнәгән, сиңа явызлык кылган туган белән араны саклау ансат эш түгел. Моңа чыннан да ихлас йөрәк, эчкерсез күңел кирәк. Савабы һәм бәрәкәте дә күп була. Йә, Раббым, безне туганлык җепләрен өзү афәтеннән сакла, дип язылган бу дәрестә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар