Ахирәтләр (Кәрим Кара)
Кайнап торган башкала базарының нәкъ уртасында ике хатын килеп бәрелештеләр.
Алдындагы күзлекле хатынга карап, җен ачуы чыккан Мәсрүрә: «Бу дүрткүзне чәнчелдереп кенә җибәрәсеме?» - дип куйды. Каршысындагы хатын нәзек иреннәрен мелт-мелт кыскалап: «Күзе чыкканмы бу ит кисмәгенең?» - дип зәһәренә буылды. Ничектер сынап карыйсы итте Мәсрүрә, каршыдагы йөз чалымнары таныш төсле тоелды...
– Үләм-м, Сәрия, син бит чукынчык?! - дип базарны яңгыратты ул. Башта аңышмыйчарак торган Сәрия дә, кулындагы пакетларын як-якка җәеп:
– Әйкәем, Мәсрүрәме? Ахирәт! – дип Мәсрүрәне кочаклап алды. Үтеп-сүтеп йөргән халык төркеменә юл бүлеп, ахирәтләр бер-берсенең чут-чут бит алмаларын үптеләр, аркаларын кактылар, ияк очларын чеметкәләделәр.
– Күпме вакыт үткән, ничә еллар... - дип еш-еш тын алгалады Сәрия битен-башын төзәткәләп. - Ә син һич тә үзгәрмәгәнсең.
– Әйе, – диде Мәсрүрә һаман ахирәтен җиңеннән кысып тотып. - Утыз килодай өстәлгән ит белән сырга баткан битне исәпкә алмасаң.
Укыган чагында ук рифмалаштырып сөйләп җибәрә торган иде талчыбыктай нечкә, каз мамыгыдай җиңел Мәсрүрә. Менә ничекләр уйный тормыш адәм баласы белән.
– Син дә кәртинкә кебек түгел, – дип дәвам итте Мәсрүрә. – Шалтырап торган сөякләр генә шикелле ул пальто эчендә. Чәчләреңнең чалы төптән күренә башлаган, буятыр идең. Ул чәшке бүрегең дә каплап бетерә алмаган аклыгын.
– И-и, – дип кул селтәде очрашу шатлыгыннан авызын җыеп ала алмаган Сәрия. - Буятып та ардым, картлыкны каплап яшереп булмыйдыр инде. Һәр нәрсәнең үз вакыты.
– Каян килеп чыктың монда? Нәрсә эшләп йөрисең? - дип сорау артыннан сорау тезеп китте Мәсрүрә.
– Ә үзең соң, суга төшкәндәй гаип булдың. Бер хат язып куйсаң, ичмасам, – диде дә Сәрия шып туктады. – Болай булмый, хәзер тагын син дә мин дип торабыз да аерылшабыз берәр чирек гасырга. Әйдә берәр җирдә иркенләп сөйләшик әле. Әнә теге очта җайлы гына кафе бар, чәй дә эчәрбез.
Ахирәтләр кулга-кул тотынышып, шунда таба атладылар. Кафе дигәне чынлап та уңайлы гына иде. Өс киемнәрен салып куеп, иркенләп утырдылар. Мәсрүрә мизгел эчендә Сәриянең сыланып торган затлы күлмәген дә, асылташлы алкасын да, берничә алтын балдагын да күреп алды. «Яши беләләр дә соң бу шәһәр иркәләре. Бармак саен балдак, мондый күлмәкне минем төшемдә дә күргәнем юк», - дип эче кайнады аның.Үзе юа-юа кыскарып калган кофтасын тарткалаштырды.
– Син шәһәрдә инде, ә? Тек-тек басып йөрисеңдер түфлиләрдә елның теләсә кайсы вакытында. Тәки Вадикның башын әйләндердеңме әллә? – дип шаяру катыш сорашырга тотынды.
– Иһи, нәрсәләр төшерә исенә, – дип кеткелдәде Сәрия. – Шәһәр егете үз тиңен карый. Укып беткәнче сырпаланды да тирәмдә, югалды Вадик. Авылга җибәргәннәр иде бит мине дә. Бер ел эшләдем дә күзне йомып чыгып киттем шәһәргә. Утын да, суын да кичтем, кичке мәктәпләрдә эшләдем. Элегрәк бар иде бит шундый нәрсәләр. Шөкер, хәзер җайланды барысы: укыткан мәктәбем үзәктә, республиканың халык укытучысы апакаең.
Йөрәгенә без кадалгандай булды Мәсрүрәнең. Һич тигезлек юк бу дөньяда! Артык җире бармы шул чәтинең Мәсрүрәдән, чәти дип йөрттеләр Сәрияне укыган чакта. Булса шул егетләре артыграк булгандыр. Егылыплар китә иде егетләр күрсә, көн дә берсенә гашыйк була иде. Өчкә-дүрткә укып чак ерып чыкты институтны, атказанган дип утырган була әллә кем булып. Әмма йөзенә чыгармады, гел елмайды.
– Безнең үтте гомерләр авылда. Мал кара да бала бак, өстәп ир баладан битәр. Менә берничә ел элек мәктәпне ябып куйдылар. Шундый хәлләр, – дип алдындагы өчпочмакка зәһәрләнеп тешләрен батырды үзе. Сәрия бу сүзләрдән соң урындыгына җәелебрәк утырды. «Абау, ахирәткәем, – дип тантана итте ул эчтән генә ахирәте. – Әйтәм бик бетеренеп киткәнсең. Апара төсле кабарган, ике урындык алып утырасы булган моңа. Ир ди бит әле. Ул нинди мәхлүк икән соң шундый Каф тавын кочаклап ятарга риза булган, тәүбә, тәүбә...»
– Вадик, Вадик… - дип салфетка бөтәрләде Сәрия. – Шәһәр егетләренә кияүгә чыгып карадым мин алай да. Берсе белән ике еллап торып калдык. Тәки бер елан аягын кискән нәрсәкәй тартып алды. Иргә ярый торган эшмени безнең? Көне-төне мәктәптә, дәресләр, дәрестән тыш чаралар, ата-аналар белән эш, җәмгыять эшләре, санап бетерерлек кенә түгел дә ахирәткәем...
– Әйтсәм әйтим инде, бәхет эзләп өчкә чыгып карадым. Юк, иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас диләрме әле...
«Ул якка булдыргансыңдыр, - дип язылыбрак китте Мәсрүрә. – Яшьтән күренә иде маһирлыгың. Теркәлгәне өчәү, теркәлмәгәннәре күпме икән. Ир бәхете дә күрми яшәгән килеш ирәеп утырган була бит әле, шыксыз нәрсә. Кем карасын шалтырап торган сөякләргә, ни арты, ни алды, доска два соска...»
– Балаларың бармы берәрсеннән? – дип шырпы кадады Мәсрүрә, тәмләп чәй йоткалап. Бераз күңеле урынына утырган иде аның.
– Юк, – дип баш чайкады Сәрия. - Беренчесе төшкән иде. Булмады шуннан, ялгыз башым гомер итәм. Кайчакта шатланып та куям булмаганына. Бала булмаса бер кайгырасың, булса – бетмәс кайгыларга ул сала сине. Язмыштыр инде...
«Төшердем диген, кәккүк, белмиләр иде ди синең Вадик белән шуры-мурыларыңны. Ни баласы, ни ире, барып чыккан икән бу. Әлеге бала дисәң дә, менә Лилиясе үзенең кайда барып башын төртер, теге нәмәрсәсе белән килешеп китсә ярый да. Тәки Мәсрүрәгә алып кайтыр карарга бәби, тотнаксыз кызыкай… Алмаз улын исән-сау гына армиягә озатып булса ни әйттең дә бит, анда бераз акылга утырып кайталар, диләр. Куган матай өчен ябып куймасалар. Бик әйбәт адвокат кирәк инде, диләр шул...»
– Кара әле, ахирәт, күптән яшисең башкалада, берәр таныш адвокатың юкмы синең? – дип кармак салып карарга булды Мәсрүрә.
– Ю-ук, – дип шикләнеп карады аңа Сәрия, - Ходайга шөкер,аларга көнем калганы юк әле. Ә нәрсәгә кирәк?
Телен тешләрдәй булды Мәсрүрә, кайчакта гүпчим дә эшләми китә башы. Хыял ире тукмак белән эләктергәннән соң шулай ялгыша башлады шикелле. Кинәт кенә фикере яктырып китте аның.
– Шопта машина оттыгыз дип әллә күпме акча каерганнар иде, шуны юллап карарга дигән идем.
– Һәй, аларга ышансаң, бер сине генә төп башына утыртканнар дисеңме. Җаныңны җәфалап йөрмә дә. Теге Флюрә бар иде бит күрше группада. Беләсең син аны, кәкре аяклырак, битен сипкел баскан, шул Эчке эшләр министрлыгында кемдер булып утыра икән. Бер көн урамда очраткан идем, исләрем китте. Ул киенгән, ул бизәнгән, сипкелләре дә юкка чыккан. Берәр төрле сихерен беләләрме?
– Үзебезнекеләрдән берәрсе белән аралашасыңмы? – дип кызыксынды Мәсрүрә. – Берәр очрашу да үткәрмәдек ичмасам, күрәсе килә.
– Юк диярлек, Гөлфия белән сөйләшкәләп алабыз телефон аша. Ул бит Буада ниндидер техникумда укыта. Аның сүзләреннән генә ишетеп беләм, кызларның һушын алган Радигыбыз эчкелеккә бирелгән икән, эшеннән куганнар үзен. Ә-ә, тагы Гөлнәзирә аптыратты. Нәрсә эшләгән дисең? Урыс диненә күчкән дә монастырьга киткән, ди. Вәт дивана, сизелеп кала иде шул анда.
Бу шәһәр купшысы кырыенда мескен булып утырасы килмәде Мәсрүрәнең, әзрәк күзләренә төтен җибәрәсе килде, барып тикшереп йөрмәс әле.
– Шулай-й, карап гыйбрәт алырлык. Көн дә иртән торгач язмышыма шатланып туя алмыйм. Ялан зурлык өй бетереп кердек кирпечтән, газ белән җылытыла, суы краннан шапырдап агып тора. Иремә сүз юк, акча китерә, абзар тулы мал-туар. Балда-майда йөзәбез, нәрсә телисең – шул бар.
– Минем дә үз фатирым, иң уңайлы районда, тукталышка ике адым, тирә-якта кибетләр, эштә дә кадеремне беләләр, шәһәр советына депутат итеп сайлап куйдылар әле. Метшин күрә калса, үзе беренче килеп күрешә, хәл-әхвәлләрне сораша. Менә әле Карловы Варыга путевка бирделәр. Шунда кияргә әйберләр караштырып йөри идем әле: матуррак кичке күлмәк, купальник ише нәрсәләр.
Монысына каршы әйтергә сүз тапмады Мәсрүрә. Ясалма елмаеп:
– Бигрәк әйбәт булган, ял кирәк инде адәм баласына, – дип җөпләгән булды.
Бөтенләй сүзсез калмаска өстәп куйды:
– Безнең авыл үзе оҗмах почмагы, җәй көннәре күреп туя алмаслык. Килеп чык, бидрәләп җиләген җыярсың, җимеш-җиләк үзебезнең бакчада да гөлдерәп утыра. Сатып алган кебек булмас...
Үзе эченнән генә бөтенләй башка төрле уйлады: «Булыр сиңа оҗмах. Иртә яздан бакча түтәле янына чыгып туңкаясың да кара көзгә кадәр кермисең шуннан. Әле җир казы, әле түтәл өй, әле суган, кишер утырт, кыяр чәч, помидор, борыч, тезелеп кенә торалар бер-бер артлы. Чүбен ута, суын сип, бәрәңге кортларын чүплә, очына чыгып бетәрлек түгел. Җәйнең иң матур чагында печән дип изалан. Алар янында иллеләп бройлер чебиләре, утызлап үрдәк, егермеләп каз. Бозаулары, бәрәннәре, кич җитсә үкереп кайткан сыерлары… Я, Аллам... Син йөрисең дә ул кез-кез басып, ике кулыңны селтәп. Ял кирәк булган имеш кыланчыкка, хурланып үләрсең».
Сәрия кулындагы чынаягын кулларында әйләндергәләп аска таба карап утыра бирде. Тын калган арада Мәсрүрә өчпочмагын авыз тутырып чәйнәп, чәен чөмерде. Ахирәте кисәк кенә башын күтәрде дә аңа карап:
– Көнләшәм мин синнән, Мәсрүрә, - дип өздереп әйтеп куйды. Күзләрендә яшь тамчылары ялтырады үзенең, йөз-кыяфәтендә мескенлек чагылып калды.
– Бәхетле хатын син, ахирәткәем, ай бәхетле, – дип күзлек пыялаларын сөрткәләде Сәрия. - Яраткан ирең яныңда, балаларың гөр килеп тора, тормышың җитеш, барысына кирәксең. Ашкынып кайтасың өеңә, сагынып көтеп торган кешеләрең бар. Ә мин ...
– Туктале, нинди чебен тешләде сине, – дип чәйнәп бетмәстән йотты капкан ризыгын Мәсрүрә. – Әле генә шатлык балкый иде дә йөзеңдә: атказанган укытучы, депутат, чит илләргә путевкалар...
– И-и, путевкалар… – дип кул селтәде йөзе кирпечтәй кызарып чыккан Сәрия. Сырлап чигелгән батист кулъяулыгы белән карасы чыккан күз төпләрен сөрткәләде. – Ирексездән чарасыз инде ул путевка. Теге дөньяга юллама булмаса тагын...
Тагын капланып төшеп, мыш-мыш танавын тартырга тотынды. Мондый борылышны көтмәгән Мәсрүрә авыр гәүдәсен җиңел генә кузгатып ахирәте янынарак күчеп утырды, тегенең иңбашын иркәләп кочты.
– Бигрәкләр дә йомшак күңеллесең дә ахирәткәем, барысын йөрәгеңә якын ала башласаң, бауга менәрлек бу тормыш дигәннәре.
– Менә син әйтәсең сөякләр дип. Как кабыргаларым гына калды, Мәсрүрәкәем, ашказаны язвасы миндә. Шуны дәваларга санаторийга китеп барышым. Һич өметем юк анысында да. Учлап-учлап даруын да ашадым, ике тапкыр операция дә ясадылар. Кеше әйткәч, кыйммәт хакка юлбарыс тизәге сатып алып, сыеклап эчеп карадым. Берсенең дә файдасы тимәде. Дарудамыни хикмәт, күңелеңдә ут янгач. Аш үтми, нишләтәсең, көчләп-көчләп мәҗбүр итә алмыйм үземне. Ялгыз башың, шар тәгәрәтеп уйналык буш фатирда нинди ашау ди инде. Менә әле синең умырып чәйнәгәннәреңә кызыгып карап утырдым. Ашаган малда гына өмет бар дигән була торган иде минем әти мәрхүм. Ул белә иде инде, гомер буе ветеринар булды. Нинди гөнаһларым өчен шулай язалыйдыр язмыш. Кайтсам – ялгыз, китсәм – ялгыз, сер чишәрлек бер якын кешем дә юк, ичмасам. Депутат булу халык алдында гына бит ул. Анда сорамыйлар хәлең ничек дип, эшләргә кирәк дип өстәл төяләр. Ир кабыргасына сыенып йокыга китә алмадым, бала сөю бәхете бирмәде Ходай. Атказандым шулай, барысын җыеп өч көнлек бәхеткә алыштырыр идем, эх тә итмәс идем, валлаһи...
Ахирәтенең зарларын тыңлап, Мәсрүрәнең дә күңеле тулып китте.
– Беләсеңме, ахирәт, Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер ди. Тагын шулай дип тә әйтәләр: күршенең тавыгы каз кебек. Син дә тапкансың көнләшер кеше. Үземнең хәсрәтләремне үзем генә беләм. Ир дисең менә.Ир – чир бит ул! Ничекләр генә ярарга тырышмадым үземнекенә, адәм сыйфатына кертәм дип кырык төрле хәйләләргә бардым, йөз төрле фигыльләргә кердем. Булмый икән ул, ахирәткәем, бөкрене кабер генә төзәтә. Ыштан балак тамак булды, эчте дә эчте туялмыйча, һаман шул холкы. Эчсә билгеле инде, ызгыш та талаш, тешемне кысып тешләрем бетте. Менә нәрсәгә калдым...
Мәсрүрә авызын киң ачып, ялт кына ясалма тешләрен тартып чыгарды, баш өстендә әйләндергәләде.
– Җитеш тормыш, ахирәткәем. Кайчан бу дөньяда нәрсәнеңдер җиткәне бар? Әнә олигархларга тикле җиткерә алмый һаман талыйлар әле илне. Очын очка ялгыйбыз, итәкне кисеп җиң ямыйбыз. Кайчан яңа күлмәк сатып алып кигәнем дә онытлган инде. Кабергә кереп киткәнче балалар дип өзгәләнәсе. Алда әле күрәселәр. Син артык бирешеп китмә, карап торуга кызларга алыштыргысызсың әле. Чир ни ул барыбызда да бар инде. Менә ничә еллар инде буыннар сызлап интегәм мин. Көндез әле йөрергә була, кич җитте исә йоклый алмый бәргәләнәм урын өстендә. Нишлисең, яшәргә кирәк. Төшенкелеккә бирелмә, әллә иртәгә каршыңа чыгар сиңа тәгаенләнгән бәхет. Болай бөгелеп төшүләреңне көлеп искә алырсың. Мин әйтте диярсең менә. Өметне өзмик, өмет йөртә адәм баласын...
– Кайчакта яшиселәр килми китә шул. Ярый син очрадың әле каршыма. Бүген иртәдән көйсезләнеп уянган идем. Нинди генә каһәрле булмасын тормыш, ә барыбер үләсе килми бит әле, ахирәткәй. Яшисе иде әле якты дөньяда. Әнә шул чир чыгырымнан чыгарды. Болай әкрен йөреп ята идем әле. Рәхмәт синең яхшы сүзләреңә, күңелемне бушаткач җиңелрәк булып калды.
Сәриянең йөзендә сүрән генә елмаю чагылгандай булды. Мәсрүрә дә шәпләнеп китте, кофтасын тарткалап, кесәсендәге кәшилүген капшап куйды. Сүз – сүз белән, төп байлыгыңнан колак какма, бардыр монда елгыр куллы бәндәләр.
– Ә ничек күңелле башланган иде барысы, хәтерлисеңме, ахирәткәем? Мин беренче тапкыр ятакханә бүлмәсенә килеп кергәндә, син тәрәзә буендагы караватта такта чемоданыңны актара идең. Өстәл өстендәге банкада ике-өч бөртек астра чәчәкләре тора иде. Шыксыз иде бүлмә. Мин боларның барысын аерымачык хәтерлим әле. Теге чәчәкләрне син алып кергән идеңме ул?
– Нинди чәчәкләр, онытылган инде хәзер. Ишегылдында клумбада үскәннәрне эләктереп алып кергән булганмындыр. Таштояк идем бит мин яшь чакта. Походка барганда малайлар калтырап торган кыя башына үрмәләгән идем. Вәт юләр булганмын. Хәзер тигез урыннан тизрәк атласам, тын кысыла башлый.
– Ничек төннәр буе йокламый хыяллар кора идек! Ничек матур,бәхетле, саф, намуслы итеп күзаллый идек киләчәгебезне! Балаларга белем бирү изге бурыч булып тоелды, тормыш ваклыкларына көлеп кенә карый идек. Без бөтенләй башка төрле булырбыз дип антлар итә идек. Кайда шул вәгъдәләр, кайда ул ымсындырган гүзәл тормыш?Шуларны уйлыйсың да...
Мәсрүрә утырган урынында сикереп куйды.
– Я, я, тагын башланамы? Булган – беткән. Нәрсә дип өйрәттең балаларыңны әдәбият теле укытучысы? «На карете прошлого далеко не уедешь...» Туктат мышкылдауларыңны, сөрт яхшылап танавыңны. Күз төбеңдә кара калган әнә, көзгең бармы? В-ә-ә-т.
Мәсрүрә кул сумкасын актаргалап кесә телефонын сөйрәп чыгарды.
– Һу-у, өченче китеп бара. Автобуска соңга калам бит мин монда җәелеп утырсам. Бергә-бергә утырулары күңелле эш, ахирәткәем, ләкин минем вакыт кысан. Язган булса күрешербез, чөкердәшербез әле туйганчы.
Ике ахирәт торып киемнәрен киделәр, пакетларын йөкләп базар мәйданына чыгып бастылар.
– Сиңа кай таба? Миңа Юдинога кирәк, – диде мамык бияләен киеп булашкан Мәсрүрә.
– Мин Декабристлар урамында яшим, капма-каршы як,- диде Сәрия итек йөзлеген тарткалап.
– Ярый алай булгач, йөгерим әле мин, кичкә кадәр башка автобус юк. Күрешкәнгә тиклем, ахирәт. Терел, чирләмә, – дип Мәсрүрә халык төркеме арасына кереп югалды. Иелгән җиреннән баш калкыткач, Сәрия аның гәүдәсен чамаларга тырышып як-ягына каранды, чит-ятлар иде тирә-ягында. «И-и, тишек хәтер, телефон номерын да алмаганмын ичмасам, – дип өтәләнде Сәрия. Берничә адым үткәч тынычланып калды.
Алган булса, шалтыратыр идеме? Шалтыратып нәрсә сөйләшер иде? Аралашмауың хәерле ул тирес корты белән, бер уртаклыклары юк. Ә шулай да жәл, урыс әйтмешли, жизнь не удалась ахирәтенең. Исерек ир, кыргый балалар, көне-төне эш. Б-р-р...»
Бозваткыч төсле халык төркемен ерып ашыккан Мәсрүрәнең дә уйлары ахирәте турында иде. «Истеричка, синий чулок, – дип тетмәсен тетте ул ахирәтенең. Сәгать эчендә сантый ясый язды. Нинди ир түзсен аңа? Ну жалко, бөтенләй чиргә сабышкан, озакка бармас шулай дәвам итсә. Чуртымамы миңа аның исемнәре, дәрәҗәләре, хәл арасына керерлек бер якын кешесе дә булмагач. Каберең якын булмасын андыйларга. Башкача очрашырга язмасын Ходай...»
Ахирәтләр юлларында очраган кибет янында шып туктап калдылар. «Кереп берәр торт алыйм әле булмаса, – дип уйлады Сәрия. - Кечкенә бәйрәм ясармын үземә. Андый ризык ярамый да соң ашказанга. Я, берни дә булмас әле. Барыбер дәваланырга барам. Чит ил санаториенда ипкә китерерләр. Бәлки анда берәр язмышыма язган буйдак ир белән танышып китәрмен. Кайдадыр бардыр бит миңа язганы».
Мәсрүрә прилавка янында күчтәнәчләр алып тутырды да икеләнеп калды: «Алыргамы, юкмы? Күзе-башы акая инде буш кул белән кайтып керсәң. Бер чүллине булса да алыйм, авызы ерылыр, бөтерелеп йөрер тирәдә. Нигә акча күп бетердең дип җанны җәфаламас. Малларны карап тордылармы икән?» Олы сарык җитешеп килгән төсле күренде кичтән.
Һәрберсе үз кайгы-хәсрәтләрен йөкләп киттеләр ахирәтләр. Мин еш-еш тәмәке суырып, моңсуланып артларыннан карап калдым. Бу ике җан миңа кан туганнарым төсле бик якыннар иде.