Сания белән Җәмилә гомер буе дус булды. Алар дуслыкларының кайчан башланганын үзләре дә хәтерләми торгандыр. Мөгаен, әти-әниләре аларны балалар бакчасына алып килгән мизгелдәндер.
Кызларны холыклар капма-каршы булды. Сания тыныч, басынкы булса, Җәмилә ут кебек чәчрәп тора – кыскасы, бер-берсен тулыландырып тордылар.
Икесенең дә гаиләсе булуга карамастан, алар дуслыкларын өзмәде. Еллар уза торды. Саниянең кызына 16 яшь тулды. Җәмиләнең дә улы 18 яшьлеген уздырды.
Узган еллар ахирәтләрнең дуслыгын ныгытты гына.
Һәм менә хәзер Җәмилә дустына дөресен сөйләргә-юкмы дип икеләнеп калды. Ул, бер дөрес булмаган сүз белән, гомерлек дуслыкны юкка чыгарудан курыкты. Ләкин эндәшми дә кала алмый.
«Сания, синең иреңнең сөяркәсе бар», – диде аңа Җәмилә.
Хәер, бу хакта аларның кечкенә шәһәрендә яшәүче бөтен кеше белә иде бугай инде, тик Сания үзе генә бернәрсә сизми-белми йөри.
«Нинди ахмак сүз сөйлисең син, ахирәт. Рамил мине генә ярата ул. Ничә еллар бергә бит инде без», – диде Сания.
«Ахмак сүз түгел, Саниякәем. Моны күпләр белә инде. Алар 2 ел очраша икән!» – дип төгәллек кертте Җәмилә.
«Минем иремә нигә нахак бәла ягасың килә синең? Мин синең сүзләреңә ышанмыйм», – диде Сания.
«Ихтыярың. Алданган булып каласың килсә, пажалысты. Минем дөрес әйткәнне кайчан да булса аңларсың әле», – диде Җәмилә.
Тик Саниянең үз туксаны туксан булды.
«Рамил – әйбәт ир. Әйбәт» – дип кабатлады ул бертуктаусыз.
Җәмиләнең дустының өеннән тизрәк чыгып китәсе килде. Ләкин шул мизгелдә Сания авыр итеп сулыш ала башлады, йөрәген тотты да идәнгә ауды.
«Сания, Сания, ни булды?» – дип кычкырды Җәмилә.
Ул «ашыгыч ярдәм» чакырды. Санияне хастаханәгә алып киттеләр. Аңа инфаркт булган иде.
Җәмилә дә аларга ияреп китте. «Ашыгыч ярдәм» машинасында Сания янына утырып барды һәм үзен гаепләде.
«Дөресен әйтмәгән булсам соң! Күпме хатын-кыз шулай яши бит әле. Бәхетле яшиләр», – дип уйлады Җәмилә.
Сания янына икенче көнне генә керергә рөхсәт иттеләр. Җәмилә иртән иртүк хастаханәгә килде. Палата янында Саниянең кызы Дилә каршы алды.
«Җәмилә апа, сезгә монда керергә ярамый», – диде ул.
«Нишләп?» – диде гаҗәпләнеп Җәмилә.
«Әни сезнең аркада монда эләкте», – диде Дилә, Җәмиләгә усал караш ташлап.
«Бәлки, моңа синең әтиең гаепледер?» – диде Җәмилә.
«Мин чит кеше белән әти-әнием турында сөйләшергә җыенмыйм», – дип дорфа гына җавап бирде Дилә.
«Син нәрсә! Әниең белән яследән бирле дус без, әле син дә тумаган вакыттан бирле. Шуннан соң нинди чит кеше булам мин?» – диде дә Җәмилә китеп барды.
Шуннан соң Сания янына керергә тырышмады. Хастаханәгә килеп, табибтан аның хәле турында сораштырып торды да китте.
Берсендә хастаханәгә килгәч, Санияне өйгә чыгарганнарын белде. Дусты өчен сөенеп, Җәмилә өенә кайтып китте. Ә капка янында аны Сания көтеп тора иде.
«Мин безне дуслар дип уйлаган идем. Ә син хәл белергә дә килмәдең. Бөтенләй оныттың мине, әй», – диде САния шелтәләп.
«Минем килеп йөрүләр сиңа начар гына булыр иде», – диде Җәмилә.
«Юкны сөйләмә инде. Дустың хәлне белсә, күңелләр күтәрелә, көчләр арта бит ул», – диде Сания.
«Гафу, мине күрергә теләмисеңдер дип уйладым», – диде Җәмилә башын иеп.
«Палатага нигә кермәгәнеңне беләм инде. Дилә кермәскә кушкан сиңа, ә син аны яклыйсың», – дип елмайды Сания, дустына карап.
Җәмилә берни дәшмәде.
«Рамил турындагы сүзең хак булган икән. Аның телефонында башка хатын-кыз белән язышкан смсларын таптым. Сиңа ышанмаган өчен гафу ит, Җәмилә», – диде Сания.
Ул Җәмилә янына килде дә ахирәтен кочаклап алды. Шуннан соң ахирәтләр бергәләп өйгә керде, чәй табыны әзерләделәр. Чәй эчә-эчә рәхәтләнеп серләштеләр.
«Мине дус дип санасаң, бер киңәш бирсәм буламы?» – диде Җәмилә, тартынып кына.
«Әлбәттә», – диде Сания.
«Син Рамилне ташлама инде. Башы буталгандыр. Барыбыз да хаталана бит инде, нишләтәсең. Гафу итәргә тырышып кара», – диде Җәмилә.
«Дөрес әйтәсең... Кичерергә тырышып карармын. Үзе дә ихлас тәүбә итә кебек. Башкача ул хатын белән күрешмим, дип сүз бирде», – диде Сания.
«Димәк, ахирәтләр булып калабыз?» – дип күз кысты Җәмилә.
«Сорап торган була тагын! Ахирәт түгел, бертуган апа-сеңел кебек инде без!» – дип елмайды Сания.