Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ахаха! Әйе, мин!» – 13 яшьлек кыз 2 сеңлесен пычак кадап үтергән, дип шикләнәләр

news_top_970_100
«Ахаха! Әйе, мин!» – 13 яшьлек кыз 2 сеңлесен пычак кадап үтергән, дип шикләнәләр

Тольяттида 2 һәм 5 яшьлек кызларны аларның 13 яшьлек үги апалары үтергән, дип шикләнәләр.

41 яшьлек Ирина һәм 32 яшьлек Юрий гаиләсендә 5 кыз булган. Иринаның беренче яшәгән иреннән 10, 13, 18 яшьлек кызлар, икенчесеннән – 2 һәм 5 яшьлек кызлар.

SHOT хәбәр итүенчә, балаларны әниләре олы кызларына карап торырга кушып калдыра торган булган. Моңа кадәр бернинди инцидентлар да булмаган. Әмма кызның сеңелләрен яратмавы билгеле булган. Өйгә кайткач, 10 яшьлек кызлары күп тапкырлар пычак белән кадап үтерелгән мәетләрне таба, балаларның тәннәрендә тешләнгән эзләр дә була.

Әниләре 13 яшьлек кызга телефоннан язып, кайда икәнен сорый. Ул урамда йөргәнен әйтә. Өйдә нәрсә булганын беләсеңме, дип сорагач, ул: «Это я! Аахахах», – дип язган.

Тикшерү версиясе буенча, кыз аларны үтергән, мәетләрен балконга яшергән һәм урамга йөрергә чыгып киткән.

Ата-ана һәм аларның 10 яшьлек кызлары шок хәлендә. Берсе дә ни булганын аңлата алмый.

РИА Новости хәбәр итүенчә, үтереш булган вакытта Ирина, Юрий һәм 10 яшьлек кызлары полициядә була. Бу вакыйгага кадәр берничә көн алдан хатын, ирен кыйнауда һәм хыянәт итүдә гаепли, шул сәбәпле, аны өеннән куа. Әмма Юрий чыгып китәргә теләмәгән, шул сәбәпле, «өйгә законсыз кергән өчен» дигән маддә белән ирне кудырып чыгару өчен, Ирина полициягә гариза язган була. Әмма ир белән хатын соңыннан дуслашуларын әйтәләр, алар полициягә гаризаны алуга һәм җинаять эшен ачмауны сорап барган була. Полициягә барганда Ирина балаларны 13 яшьлек кызларына калдырып торган була…

Балаларны үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция тикшерү алып бара, әмма, яше тулмау сәбәпле, кызны кулга ала алмыйлар һәм җинаять җаваплылыгы да мөмкин түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100