Осталар (Әхәт Сафиуллин)
“Казан утлары” журналының 1994 елгы апрель саныннан алынды.
Җәйге челләдә телевизор экранында пәри тye уйный башлагач, кооперативка шалтыраттым. Оста җибәрербез, диделәр. Нинди бәндәгә тaп булырмын, ни хәлдә килеп керер дип шикләнеп кенә көтә башладым. Өченче көн, әнә, чакырган электромонтерын өченче каттагы үз фатирына күршебез көч-хәл белән күтәреп алып менде. Миңа да шундый бер әлкәне җибәрерләр инде, Ходаем.
Ялгышканмын. Ишегемнән елмая-елмая фәрештәдәй бер ereт килеп керде. Галстуктан. Борыны да үз төсендә. Күренеп тора, юньле адәм бу.
Телевизорны кабызып җибәрдем. Анда февраль бураннары котырына. Ә бит Кара диңгез буен күрсәтәләр, шайтан алгыры!
Күрәм, – диде оста мәгънәле генә итеп. - Хәзер карыйбыз...
Ул минем телевизорга, шәһәр урамында бөгәрләнеп яткан питон еланын күргәндәй, сәер генә күз ташлады да аның әле бер, әле икенче тоткасын боргаларга кереште. Ләкин кояшта кызынып яткан ник бер чәчбикәне күреп булсын!
Мин аларны хәйран боргаладым инде, - дидем. - Минемчә, эчендә берәр нәрсәсе ватылган булырга тиеш...
Эчендә?! - дип сорады ул. Шунда аның чәчләре үрә торды, ә үзе нигәдер бераз чугә төште. Бер миңа, бер телевиэорга карый.
Минемчә, шулай. Берәр лампочкасы янмадымы икән?
Карыйк алайса, - диде егетем, бераз тынычлана гөшеп. – Алай булырга да бик мөмкин.
Ул, телевизорның арткы капкачын ачып, андагы галамәт күп лампочкаларга, үрмәкүч оясыдай үрелгән үткәргечләргә карап, тынсыз калды. Күзләрен челт-челт иттергәләп, бик озак бaсып торды. Тик аннары гына, бераз ушына килеп, кулы белән каядыр тыгылды һәм... күзне ачып йомып өлгергән арада, өч метр чамасы читтә торган өстәл өстенә менеп кунаклады.
Ни булды? - мин әйтәм. Үзем егетнең февраль карыдай ак йөзенә карыйм.
Сугыша бит бу! - ди. – Моны тизрәк ябып куярга кирәк.
Экрандагы буран белән нишләргә?
Ява бирсен сәнә! Ток сугып үтергәнче, кар бураны түгел, бураны да мең мәртәбә яхшырак!
Остазыбыз калтыранган куллары белән телевизорның арткы капкачын ябып та куйды. Һәм миңа мөлдерәгән күзләрен төбәп, ялварулы тавыш белән:
— Бәлки, сантехника буенча берәр нәрсә эшләтәсегез бардыр, ә? - дип сорады.
— Миңа сантехник нигә? Минем телевизорым эшләми бит!
— Моның эчен белмим шул мин… — Останың хәтта иреннәре дерелдәп куйды. - Ә менә сантехника буенча ни телисез, шуны эшли алам анысы...
Егетнең ихласлыгын күреп, күңелем йомшарып китте. Шушы эчкерсезлеге өчен аңа нинди дә булса яхшылык эшлисем килде. Кинәт кухнядагы су кранының көне-төне елап утыруы исемә төште.
— Бер кранны алыштырасы бар иде дә, тик кранын кайдан аласың… — дип куйдым мин өметсез генә.
— Чынлапмы?! — Егетем шатлыгыннан түшәмгә сикерде. — Кран табуы пүчтәк ул!
Чемоданын ачып җибәрүе булды — телсез калдым. Телевизор төзәтүче останың тылсымлы чемоданында ниләр генә юк иде! Барысы да сантехника буенча! Резин боҗралардан алып, бишенче номерлы торба ачкычына тикле бар! Вентилен, кранын әйткән дә юк инде.
— Б-б-олар телевизорга да барамыни?! — дидем мин, гаҗәпләнеп.
— Мин, гадәттә, аларның ручкаларын гына боргалыйм, - диде ул. — Ягъни инструментсыз гына маташтырам. Эченә кермим. Анда керсәң, баш чыга торган түгел! Урман-чытырман...
— Алайса, ничек эшлисең соң син?! —дип гаҗәпләндем мин.
— Эшләмичә нишлисең... – дип көрсенде егет. – Күтәрделәр мине.
— Ничек күтәрделәр?!
— Мин кооперативта сантехник булып эшли идем, — дип сөйләп китте оста. — Беркөнне шулай хуҗа чакырды да: «Менә нәрсә, иптәш Хуҗин, карыйм да, ошыйсын син миңа, — диде.— Эчмисең, тартмыйсын, зыялы үзең, шуңа күрә күтәрергә булдык сине — иртәгәдән башлап телевизор төзәтүче булып эшли башларсың». «Сез нәрсә?! Миңа телевизор да, сандык та бер», - дип, каршы төшеп караган идем дә, кая ул!.. «Безгә эчмәвең кыйммәтрәк», – ди. Шулай итеп, телевизор төзәтүче булып киттем инде...
Егет алтын куллы слесарь икән. Күз ачып-йомганчы кранны алыштырып та куйды. Ник бер тамчы аксын икән!
— Телевизор турында бер дә кайгырмагыз, — дип тынычландырды ул.— Мин бер яхшы останы беләм. Тегеләй, бераз чылатырга яратканга сантехник итеп эшендә төшерделәр аны. Бу сандыкның эчендә нинди хәзинәләр барын ул биш бармагы кебек белә!
Икенче көнне сантехник чакырып шалтыраттым. Егет дөрес әйткән икән, ул, чыннан да, менә дигән телевизор төзәтү ocтасы булып чыкты. Тик башта, бер ярты алып, останың үз башын төзәт икән.
Әмәле табылды бит. Торба акса, канализация тыгылса, вентиль куярга кирәк булса — телевизор төзәтүчене чакыртам, телевизорым ватылса - сантехникны сорыйм. Күз генә тимәсен, «зәңгәр сандыгым» да эшли, кухня белән ванна бүлмәсе дә ал да гөл!
Тик менә, каһәр суккыры, башыма яңа бәла төште бит әле. Суыткычым, бизгәк тоткандай, соңгы мәртәбә калтыранып алды да җан тәслим кылды. Инде кемне чакыртыйм икән, дип уйлый-уйлый тәмам баш катты. Останы, тегү машинасы ватылды дип чакыртсам ничек тә, урындыкларны тышлыйсы бар, дип дәшсәм ничек... Әллә электрик чакыртыйммы яки буяучынымы икән? Аларның кайсысы суыткычлар төзәтү остасы икәнен чамалап кара! Моның өчен үзеңә дә оста булырга кирәк шул...