Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авызыннан су ага, тәне шәмәхә төстә». Башкалада бассейнда 7 яшьлек малай баткан

news_top_970_100

16 февральдә Мәскәүнең көньяк-көнбатышында бассейнда 7 яшьлек малай баткан һәм 2 минут чамасы су астында булган. Әлеге фаҗига турында баланың атасы «МК» сайтына сөйләгән. Ул тренерны игътибарсызлыкта гаепли.

Әти кеше сүзләренчә, малай балалар бакчасына йөри, конструктор җыярга бик ярата, диңгезгә барыр өчен җәйне көтә. Гаиләдә тагын бер кыз бала үсә.

Малайны бассейнга махсус бирәләр – табиблар аңа йөзәргә киңәш иткән.

16 февральдә бала тренер белән дүртенче дәрескә бара. Тренер тәҗрибәле – аның 20 еллык хезмәт стажы, күп бүләкләре һәм грамоталары бар, үзе дә яхшы әти.

Фаҗига булган көнне баланы бассейнга атасы алып килә. Дәрес 16.30 сәгатьтә башлана, 17.15 тирәсендә бетәргә тиеш була. Дәрес азагында әти кеше янына баласы түгел, башка малай йөгереп килә. «Баткан малайның атасы сезме?» – дип сорый ул.

Шок кичергән әти кеше бассейн ягына таба чаба, ул баласын медицина кабинетында таба. Малайның авызыннан су ага, тәне шәмәхә төскә кергән була.

Бассейн хезмәткәрләре «ашыгыч ярдәм» чакырмаган, әти кешегә хәбәр итмәгән. «Алар җыенмаган да, бала кушеткада ятып торыр да, аннары тапшырырбыз, дип уйлаганнардыр», – ди әти кеше.

Ул «ашыгыч ярдәм»не үзе чакыра. Очраклы гына биредә булган шаһит та «ашыгыч ярдәм»гә шалтырата. Хәзер баланың сәламәтлеге өчен табиблар көрәшә, ул реанимациядә ята. Ата-анасы исә, киләчәктә сәламәтлек белән проблемалар чыгар, дип кайгыра.

Бала батып яткан чакта тренерның телефон белән мавыккан булуы ачыклана. Баланы судан да ул түгел, ә бирегә килгән башка ир-ат чыгарган.

Әти кеше сүзләренчә, тренер үзен яклап болай ди: «Балага бассейннан чыгарга һәм душка барырга әйтелде, малай тыңламады».

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100