Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авызыннан күбекләр килгән, иреннәре зәңгәр»: Арча табибы очкычта баланы коткарып калган

news_top_970_100
«Авызыннан күбекләр килгән, иреннәре зәңгәр»: Арча табибы очкычта баланы коткарып калган
Фото: © arskmedia.ru

Төркиядән кайтып барышлый, Арчаның үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов самолетта бер баланы үлемнән алып калган.

Самолетка утырып, китәргә ишекләр генә ябылды, «Салонда табиб бармы?» – дип ачыргаланып кычкырдылар. Мәскәүгә очучы бик зур самолет иде ул. Урынымнан сикереп торып, тавыш килгән якка ташландым. Мин – белемем буенча балалар табибы. Күрәм: 4 яшьлек баланың хәле авыр, авызыннан күбекләр килгән, иреннәре зәңгәрләнгән, сулыш алмый... Тормыш әсәре калмаган балага шунда ук беренче ярдәмне күрсәтә башладым. Тиз генә гәүдәсен бер якка авыштырып, башын аска таба каратып, каты итеп кысылган тешләрен көчкә ачып (бала бармакны тешләп тә алды әле), телен чыгардым. Шуннан бала сулыш ала башлады. Пассажирлар шаулатып кул чапты. Билгеләре эпилепсиягә охшаган иде. Әмма әнисе сүзләренә караганда, бала моңарчы эпилепсия белән авырмаган булган. Бу халәт эпилепсия дә булмаска мөмкин. Сәбәпләр төрле булуы ихтимал. Мәсәлән, югары температурадан да баланы көзән җыерырга мөмкин. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитте. Баланы хастаханәгә алып киттеләр. Аннан соң гына самолет Мәскәүгә кузгалды, – дип, бу вакыйга турында сөйләгән Рифат Идрисов «Арча хәбәрләре» журналисты Румия Саттаровага.

Табиб яшь балалар белән ерак сәфәргә чыгарга әзерләнүче ата-аналарга да киңәш биргән.

Һәр әти-әни үз баласының сәламәтлеген яхшы белергә тиеш. Бары тик табиб рөхсәте белән генә, тиешле даруларны (салкын тигәннән, эч киткәннән һ.б.) алып, ерак сәфәргә ял итәргә барырга була. Тозлы диңгез һавасы сулыш юллары өчен бик файдалы. Бигрәк тә сулыш юлында аденоид булган балаларга. Борын куышлыгындагы миндалина (чикләвексыман бизләр) төрле зыянлы микроорганизмнарны сулыш юлына эләгүдән саклый. Кайчакта менә шул миндалиналар инфекцияләрдән үсеп китеп, аденоид чире барлыкка килә. Шулай итеп, борын куышлыгындагы чикләвексыман бизләр, үзләренең саклау функциясен югалтып, инфекция чыганагына әверелә. Тозлы су, һава, кояш, диңгездә коенулар, гаилә белән ял итүләр – болар барысы да бала организмы өчен файдалы. Һәм инде ял иткәндә һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Бала белән озак вакыт кояш астында булырга ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100