Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авызыннан кан китте». Казанда бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән бала үлгән

Ике яшьлек кыз москитка каршы сеткага таянган һәм беренче каттагы кибет түбәсенә барып төшкән.

news_top_970_100
«Авызыннан кан китте». Казанда бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән бала үлгән
https://pixabay.com

31 августта Казанда ике яшьлек кыз бала бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Табиблар берничә көн дәвамында аның гомерен саклап калырга тырышкан, тик кызганычка каршы, булдыра алмаганнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Ямашев урамындагы күп катлы йортта була. Сабый тәрәзәдәге москитка каршы сеткага таяна. Шуннан соң ул беренче катта урнашкан кибет түбәсе өстенә егылып төшә.

Коткаручылар килеп җиткәнче, баланың әти-әнисе, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән кибет түбәсенә чыга. Алар баланы носилкага салып, ашыгыч ярдәм машинасына сала. Бу вакытта баланың авызыннан кан китә. Сабыйны реанимациягә салалар.

Бүген ул вафат булган. Баланы иртәгә җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100