«Авызыннан балчыкны чистартырга маташкан». Унөч яшьлек кызны тереләй күмеп куйганнар
Әти-әнисе баланы урлау, көчләү һәм үтерүдә бер генә кеше катнашмагандыр дип шикләнә.
Быел яз көнендә Тамбов өлкәсендәге бер авылда 13 яшьлек кыз бала югала. Соңрак аның мәетен табалар. Тугыз ай элек баланы җирләгәннәр инде. Тик аның әти-әнисе җинаятьчеләрнең барысы да табылмады дип исәпли. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Татьянаның бердәнбер кызының кабер ташында үлгән көне язылмаган. Бу датаны билгели алмаганнар. Кыз югалгач, икенче көнне үк җинаятьтә шикләнелүче кешене тотканнар. Хәзер аны хөкем итәләр. Тик кайгыга баткан әти белән әни җинаятьчеләр берничә кеше булган дип фаразлый.
7 мартта 13 яшьлек кыз дискотекадан кайта. Юлда ул югала. Йөзләрчә кеше баланы эзли. Җинаятьтә шикләнеп таксист Александр тоткарлана. Ул күрсәтмәләрен дүрт тапкыр үзгәрткән. Башта ул баланы машина белән бәрдереп китүен һәм мәетен елгага ташлавын сөйли. Соңрак ул мәетне урманда күмеп куюын әйтә.
Баланың мәетен җинаятьче яши торган йорттан ерак булмаган урында табалар. Әлеге урынны казып ачкач, тикшерүчеләр коточкыч картина күрә. Бала яралгы позасында ята, бер кулы белән битен каплаган, икенче кулы белән авызыннан балчыкны чистартмакчы булган кебек. Бала исән килеш күмеп куелган дип фаразлыйлар. Бу чокырда үтерү кораллары — башына суккан монтировка, буып үтерү өчен кулланган кабель дә була. Үтерер алдыннан баланы көчләүләре дә ачыклана.
«Кызның капрон кологоткиенда бер тамчы да кан табылмаган. Димәк, аның колготкиен салдырганнар, аннары кабат кидергәннәр. Кайда булган бу? Машинадамы? 2 сәгать эчендәме?» — ди мәрхүмәнең анасы.
Ул баланы берничә кеше урлаган, аннары көчләгән һәм үтергән дип саный.
РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат та бу турыда әйткән, полиграфта тикшерүне сораган, ләкин аңа рөхсәт итмәгәннәр. Никтер эшне тизрәк судка тапшырырга ашыкканнар.
«Экспертиза нәтиҗәләре һәм эштәге башка материаллар буенча, үтерү һәм сексуаль характердагы җинаятьне бер кеше кылган. Тикшерү туплаган дәлилләрне күзәтчелек ведомствосы җитәрлек дип тапкан. шул сәбәпле җинаять эшен суд карый», — дип аңлаткан Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Елена Кярсна.
Кайгыга баткан әти-әни исә моңа ышанырга теләми. Алар кызларының үлемендә гаепле кешеләрнең барысын да җәзага тарту өчен ахыргача көрәшергә җыена. Әти белән әни җинаять эше материалларын кабат тикшерүгә кайтаруны сораган булган инде, ләкин моны рөхсәт итмәгәннәр. Ә җинаятьтә шикләнелүче кеше үтенеченә каршы килмәгәннәр. Аның җәзасын йомшарту өчен сәбәп ачыкланган — бу кешенең ике нәни баласы бар һәм ул үзе гаебен танып полициягә килгән, диелә бу хәбәрдә.
- Дискотекадан кайтып барганда югалган унөч яшьлек кызны буып үтергәннәр
- Дискотекадан кайтып бара торган кызны машина белән таптап, суга ыргытканнар