Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авызын һәм борынын кысып, чәйнектән кайнар су койды»: Үги ата баланы җәзалап үтергән

Мәрхүм баланың анасының төрле ир-атлардан туган тагын дүрт баласы бар.

news_top_970_100
«Авызын һәм борынын кысып, чәйнектән кайнар су койды»: Үги ата баланы җәзалап үтергән
https://pixabay.com

Чиләбе өлкәсендә 2 яшьлек малайны үги атасы җәзалап үтергән. Баланың гәүдәсе коточкыч пешеп беткән булган. Үги атаны кулга алганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы белешмәсе буенча, ир-ат үги улын яратмый, даими рәвештә аны кыйнап, «татарин» дип кимсетеп тора. Бала татар фамилиясен йөртә, исеме һәм әтисенең исеме руслар, дип яза «Комсомольская правда».

«Фаҗига 21 майда була. Үги ата баланың борынын һәм авызын кысып тота, кайнар чәйнектәге суны баланың өстенә коя. Әнисе комачауларга маташтым дип сөйли, ләкин ир кычкырган һәм хатын курыккан. Алар хастаханәгә мөрәҗәгать итми, майлар гына сылыйлар. 23 майда бала үлә. Ир белән хатын ялган уйлап таба: имеш бала юынганда пешкән», — дип сөйли агентлык чыганагы.

Бала үлеменең сәбәбен экспертиза күрсәтәчәк. Аның тәненең 20-25 проценты пешкән, тәнендә башка яралар да булган. Шулай ук асфиксия — буылу эзләре дә бар, бу баланың авызын һәм борынын кысу нәтиҗәсе булуы да ихтимал.

Гаилә опекада хисапта тормый, ләкин яшәү урыны буенча канәгатьләнмәслек буларак сыйфатлана.

Үги ата моңа кадәр дә хөкем ителгән, ул сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм талау өчен төрмәдә утырган булган.

Мәрхүм баланың анасының әлеге ире белән уртак тагын бер баласы бар. Моңа кадәр аны олырак өч баласына карата ана булу хокукыннан мәхрүм иткән булганнар инде. Балалар барысы да төрле ир-атлардан туган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100