«Мунча ташы» юмор театры артисты Рөстәм Хәсәновны «кыйнаганнар». Юмор остасы бу хакта Ришат Төхвәтуллинның телеграм каналын укып баручыларга сөйләгән. Сәбәбен дә, рәнҗетүчесенең кем икәнлеген дә әйткән.
«Хөрмәтле кич, хәерле дуслар. Әй, хәерле кич, хөрмәтле дуслар. Барыгызга да ялкынлы кайнар сәлам Уфадан. Ялларыгыз күңелле үтсен. Хәзер кич, авыз ачабыз… Менә, авыз ачкан идем, Алмаз Мирзаяновтан эләкте (күгәргән битен күрсәтә). Авызны чамалап ачыгыз, шул миннән киңәш», – дигән Рөстәм.
Телеграм каналны укып баручылар әлеге видео астында елмаюлы смайллар тезеп чыкканнар. «Үтерәсең син көлдереп»,- дип язганнар бик ышандыручан итеп уйнаучы Рөстәмгә.