Немец галиме дерматолог Яэль Адлер сүзләренчә, авыздан сасы ис килүнең 90 процент очрагы, күпләр уйлаганча ашказаныннан түгел, турыдан-туры авыздан килә. Мәсәлән, теш аралыкларында бактерияләр бар, алар сасы ис чыгара. Бу турыда «Российская газета» яза.
Табиб сүзләренчә, иң мөһим киңәш – көненә ике тапкыр 2-3 минут дәвамында тешне паста белән чистартыгыз. Ул төрле бактерияләр белән тулган һәм тешкә ябышкан элпәне чистарта. Көн дәвамында теш чистарта торган җеп кулланыгыз, теш араларын яхшылап чистартыгыз.
Ул шулай ук көненә кимендә бер тапкыр махсус җайланма белән тел өслеген чистартырга киңәш итә. Махсус кыргыч телдәге элпәне чистарта. Эксперт сүзләренчә, бу – авыз эчендәге сасы исне бетерә.
Нәрсә ашаганыгызны да карагыз – туклану авыздан нинди ис килүен билгели. Үсемлекләрдән ризык яхшы, чөнки җепселләр сулышны яхшырта – сасы исне бетерә. Газсыз су эчү дә ярдәм итә.
Табиб тагын бер киңәш бирә. Авызда даими сасы ис булса, салкын ысул белән ясалган май, мәсәлән, көнҗет, көнбагыш яки кокос маен берничә минут авызда тотып, аннары төкереп ташларга кирәк. Адлер сүзләренчә, фәнни тикшеренүләр майлы ысулның нәтиҗәлелеге хлоргексидин кебек антисептик белән охшаш. Хлоргексидинны стоматолог авыз куышлыгы авырулары булганда киңәш итә.
Тәмәке тарту да авыздан сасы ис китерә, ул авыз куышлыгының лайлалы тышчасына негатив йогынты ясый, ди белгеч.
Авыздан сасы ис килү эчке органнар авыруы турында да сөйләргә мөмкин. Моны тикшерү өчен, авызны каплап, борын белән сулыш алыгыз. Якында торган кеше бу вакытта сасы ис сизсә, «проблема авыздан тирәндәрәк булуы ихтимал» ди белгеч.