news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыздан сасы ис килүнең сәбәбе нидә?

Стоматологка мөрәҗәгать итәргә, ЛОР-табиб, терапевт, гастроэнтеролог белән киңәшергә кирәк.

news_top
Авыздан сасы ис килүнең сәбәбе нидә?
pixabay.com

Терапевт Арина Жегалина «Бишенче канал»га интервьюда сөйләгәнчә, галитоз — авыздан сасы ис килү — төрле авырулар турында кисәтергә мөмкин. 

Кешеләрнең 70 проценты авыздан ис килүдән интегә. «БарлыкоОчракларның 90 процентында бу стоматология яки ЛОР-органнар авыру булуы ихтимал. Бу вакытта авызда микрофлора үзгәрү өчен шартлар барлыкка килә. Дәваланмаган кариес, пародонтоз, телләр канау булуы мөмкин», — ди табиб.

Аңкаудагы бизләр ялкынсыну яки синусит вакытында да авыздан сасы ис килә.

«Бу билге ашказаны-эчәклек тракты авырулары вакытында да булырга мөмкин. Монда ашказаны да, эчәклек тә, хәтта бавыр да авыртырга мөмкин», — ди Жегалина.

Галитозны дәвалау өчен авыз куышлыгы гигиенасын үтәргә, стоматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул ярдәм итә алмаса, ЛОР-табиб, терапевт, гастроэнтеролог белән киңәшегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар