Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыздан протез чыгып та очты»: Салават «Урсал тау»ны җырлаганда күңелле хәл булган

news_top_970_100
«Авыздан протез чыгып та очты»: Салават «Урсал тау»ны җырлаганда күңелле хәл булган
Абдул Фәрхан

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең быелгы концертларында тормыштан алынган төрле хәлләрне сөйли. Алып баручы Айваз Садыйров та аның концертында булып кайткан.

«Зәкиечның концертына сөйләгәннәрен генә дә тыңларга барыр идем. Кызык хәлнең сюжеты беренчел түгел. Аны ничек сөйләү, дөрес акцентлар ясау – мөһим. Салаваттан яхшы стендапер чыгар иде», – дип язган Айваз.

Ул Салават Зәкиевич сөйләгән бер вакыйганы видеога төшереп алдан. Анда Салават Фәтхетдинов «Урсал тау» җырын җырлаганда тамашачысы белән булган бер кызык хәлне сөйли.

«Бер мужик өченче рәтләрдә утыра. Шундый гади кеше була бит менә. Минем концерттагы бөтен җырны җырлап утыра. Мин карап, укып җырлыйм, теге яттан белә җырларны. Күзләр очрашты инде, бер-беребезне аңлаштык. «Син – иң шәп тамашачы. Син – иң актив. «Урсал тау»ны кычкыр», – дим. Беренче куплетында, җир селкетерлек итеп, «һэ-э-эй!» ди. «Молодец!» – дим. Икенче куплетында тагын да ныграк кычкыра. Мин тагын котыртам инде. Өченче куплетында артыграк тырыштык, ахры. «Һэээй» дип тә җибәрде, авыздан протез чыгып та очты. Бу арттагыларга күренми. Моны мин күрәм дә, шул мужик үзе белә. Альфред күргән, ул уйнаудан туктады. Иң кызыгы: очып барган протезны, ул бит тиз оча, «шап» итеп тотып алды да… – ди Салават, теге ир-ат авызына протезын ничек кире тыкканнып күрсәтеп. – Һәм тагын җырлый башлады».

Альфред абый бу вакыйганы мең мәртәбә ишеткәндер инде. Тик 1001нчесендә дә рәхәтләнеп көлә, – дип язган Салават концертын тамаша кылган Айваз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100