Табиб-хирург һәм онколог Иван Карасев авызда әче тәм, яндырган кебек хис һәм тел сары төскә керүнең сәбәпләрен атаган. Бу турыда Лента.ру хәбәр итте.
Алда санап үтелгән билгеләр булганда, 95 процент очракта кешенең уникеилле эчәклегеннән үт сыеклыгы ашказанына керә дигән сүз.
Үт сыеклыгы ашказанындагы кислота белән кушылып, үңәчкә, аннары авыз эченә эләгә. Бу ашказаны кардиясе дөрес эшләмәсә яки диафрагманың үңәч тишемендә бүсер булган очракта килеп чыгарга мөмкин.
«Хроник халәт булган очраклар бар. Шул вакытта хроник ларингит кебек авыру да килеп чыга. Гастроскопия, корсакка УЗИ ясарга, гастроэнтерологка күренергә кирәк», — ди табиб.
Бу проблемаларны дәвалау ике-өч атна дәвам итә, шуннан соң проблема бетәргә тиеш, диелә хәбәрдә.