Белгечләр авыз кушылыгы яман шешенең күпләр өчен көтелмәгән һәм бәяләнмәгән билгесе булуын әйтә, һәм моны күпләр үзләре дәваларга тырыша. Бу – авыз эчендәге җәрәхәтләр (язва). Җәрәхәт берәү генә дә булырга мөмкин.
Daily Mail басмасында 26 яшьлек егет белән булган хәл турында язганнар. Ул авыз куышлыгы онкологиясе аркасында телсез калган. Аның авызында җәрәхәтләр еш барлыкка килгән. Берсендә ул аксыл төстәге, кечкенәрәк тап барлыкка килгәнен күрә. Әмма бу тапның бернинди борчулы билгеләре булмый. Егет бу җәрәхәтне ялгыш тешләп, ялкынсыну башлангач кына табибка барган.
Егетне караганнан соң моның яссы күзәнәкле карцинома – авыз эчендәге тирене һәм күзәнәкләрне зарарлый торган яман шеш булуы ачыклана.
Авыз куышлыгы яман шешен сирәк очрый дип әйтеп булмый, мәсәлән, ул Россиядә 18 нче урында тора. Бу хакта табиб-стоматолог, казаналык-бит хирургы, имплантолог-ортопед, стоматология клиникасы баш табибы Вероника Мелехова сөйләде, дип яза «Аргументы и факты» газетасы.
Ел саен 10 мең чамасы кешегә шушы диагноз куела һәм аларның шактый өлеше авыру азгач кына табибка килә.
«Әгәр җәрәхәт бик озак төзәлми икән, нәкъ менә ул – авыруның беренче билгесе, дип әйтеп була. Күп очракта ул башта авыртырга, ә тора-бара борчымый башларга мөмкин. Моннан тыш, лайлалы тышча астындагы төрле төерләрне дә игътибарсыз калдырырга ярамый», – дип аңлатты стоматолог.
Гомумән, стоматологка ярты елга бер тапкыр күренеп торырга кирәк, шул вакытта табиб ниндидер тайпылышларны күрә ала. Әмма кайбер үзгәрешләр барлыкка килүгә шундук табибка барырга кирәк. Бу очракта үз-үзеңне дәваларга тырышу вакытны гына суза, диде табиб.
Хәзерге стоматологларның авыз куышлыгында атипик күзәнәкләр барлыгын бәяли торган махсус методикасы бар. Махсус нурланыш спекторы булган җиһаз белән карыйлар. Әгәр табибны нәрсәдер шикләндерә икән, ул пациентны онкологка консультациягә җибәрә.
Барыннан да бигрәк ракка тел бирешә, чөнки ул кан белән яхшы тәэмин ителә һәм авыз эчендәге иң хәрәкәтчән әгъза булып тора. Әмма шул ук вакытта, яман шеш авыз эченең башка өлешләрендә дә була ала.