Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыз кибү нинди авыру билгесе?

Авыз кипсә, кандагы шикәр күләмен тикшертеп карагыз.

news_top_970_100
Авыз кибү нинди авыру билгесе?
https://pixabay.com/

Әгәр тәүлегенә тиешле күләмдә су эчсәгез, шул килеш тә авызыгыз кипшесә, сәламәтлекне тикшертү хәерле. Авыз кибү сусау турында да белдерергә дә, җитди авыру турында кисәтергә дә мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Авыз кипсә, иң беренче чиратта, шикәр авыру ихтималын карарга кирәк. Әгәр җитәрлек күләмдә сыеклык эчеп тә, авыз кипсә, кандагы шикәр күләмен тикшертегез.

Калкансыман биздә проблемалар булганда да, кешенең авызы кибә. Бу вакытта бармаклар калтырарга, кеше бик ябык булырга, йөрәк тибеше ешаерга мөмкин. Диагнозны белү өчен гормоннарга анализ тапшырырга кирәк.

Вегетатив нерв системасы эшчәнлеге бозылганда да авыз кибәргә мөмкин. Бу очракта невропатологка күренү хәерле.

Тешләр белән проблема булса, авыз куышлыгында хроник авырулар булса, тәмәке тарту һәм стресс та авыз кибүгә китерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100