news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Авыш-тәвеш йөри, исереп карда ята»- Шәһәр урамнарында исерек кошлар барлыкка килгән

«Кошлар тулысынча айнып бетсен өчен 12 сәгать кирәк», — ди Бекмансуров.

news_top
«Авыш-тәвеш йөри, исереп карда ята»- Шәһәр урамнарында исерек кошлар барлыкка килгән
https://pixabay.com

Новосибирск шәһәрендә яшәүчеләр пространствода ориентациясен югалткан кошларны очрата башлаган. Җирдән йөрүче кошлар да авыш-тәвеш бара, тәрәзәләргә килеп бәрелә. Бу турыда «Россия 1» каналына сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Орнитологлар аңлатканча, моның сәбәбе аермачык. Аномаль җылы һава торышы булу сәбәпле, миләш җимешләре агачта торган килеш әчи башлый. Кышлаучы кошлар шул җимешләрне ашап исерә.

Кошлар «башын югалта» — алар кешеләр янына якын килә, кар өстендә хәрәкәтсез яталар. Кешеләр кошларны өйгә алып кайтып «айныта» һәм иртән очыртып җибәрә.

«Челнинские известия» «Түбән Кама» паркы белгече Ринур Бекмансуровны сораштырган, безнең якта кошлар шулай «исереп йөриме» икәнен белешкән.

«Минем мондый хәлне язын очратканым бар. Бу вакытка агачта миләш калса, җылыда ул әчи башлый. Кошларның бавыры алкогольне эшкәртә алмый, әчегән миләш исә шәраб кебек тәэсир итә. Кошлар тулысынча айнып бетсен өчен 12 сәгать кирәк», — ди Бекмансуров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар