Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырып китү сәбәпле, Илсөя Бәдретдинованың концертлары күчерелә

Бу хакта җырчы инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә һәм тамашачыларыннан гафу үтенә.

news_top_970_100
Авырып китү сәбәпле, Илсөя Бәдретдинованың концертлары күчерелә
"Татар-информ" архивы

Илсөя Бәдретдинова авырып киткән. Шул сәбәпле, Татарстанның Биектау (22 апрельдән 12 майга) һәм Балтач (23-24 апрельдән 21 майга) районнарындагы концертлары күчерелә.

Бу хакта җырчы инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. «Чирләп киттем бит әле. Концертларны күчерәбез. Гафу итегез, зинһар! Исәнлектә очрашырга насыйп булсын!» — дип язган җырчы.

Инстачылар һәм артист дуслары нык борчылган. Бу алар язган комментарийларда күренә: «Күз тия сиңа, Илсөя, маңгаеңа корым сөртеп йөр, кесәңә миләш ботагы сал», «Үзеңне кызганмыйсың. Эшчән син. Телефоныңны куй, ял ит, тизрәк терел»; «Килешәм, күз тия торгандыр, залга чыкканда „кәҗә тоягы“ күрсәтеп чык, беркем дә күрмәсен».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100