Дөньяви вазгыятькә юмор аша үз фәлфәси фикерләрен җиткереп торучы блогер Рәфис Атаказ авырып, хастаханәгә эләккән. Моннан берничә көн элек ул сторисларында бик нык авырып торуы хакында әйткән иде. Рәфис үзен югалткан «подписчиклары» белән элемтәгә чыккан.
«Сәлам. Бу тагын мин әле. Мин больницада. Авыруым көчле. Аякка баскач, сторисларга чыгарбыз. Гафу итегез берүк. Барыгызга да зур рәхмәт», – дигән ул.
Рәфис Атаказның тизрәк сәламәтләнеп, аяка басуын теләп калабыз.