“Авыруны юк итәр өчен исем алыштыралар”... Яңа исем кеше тормышын ничек үзгәртә?
Исем сайлау – бик катлаулы һәм шул ук вакытта озак вакыт таләп итә торган эш, чөнки күп исемнәр арасында уңышлысын сайларга кирәк. Һәрбер ата-ана баласына исем кушканда җыйнак, матур әйтелешле, мәгънәлесен сайларга тырыша. Ләкин тора-бара алардан канәгать булмыйча, аны үзгәртүчеләр дә юк түгел. Кешеләр исемнәрен нигә алыштыра? Яңа исем алуга нәрсә этәрә? “Интертат” хәбәрчесе шуны белеште.
Берәүләр модага ияреп үзләренә заманча исем ала, икенчеләре башка дингә күчү сәбәпле. Ә кемнәрдер, шул рәвешле тормышларын төбе-тамыры белән үзгәртергә тели. Исем алмаштыру тарихлары күп һәм төрле.
Танышларым арасында исемнәрен алыштыручылар шактый. Сабыйлары бик елак булса, “исемен күтәрә алмады” дип, исем алыштыручылар да очрый. Күп вакытта исем үзгәртүнең төп сәбәбе: кешенең каты авырып китүе. Кайберәүләр яңа исем кешене чир, борчу-мәшәкатьләр һәм тормыш кыенлыкларыннан азат итүенә ышана.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Исем алыштыру гына кешенең язмышын үзгәртә алмый”
“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, исем алыштыруны Ислам тыймый. Ләкин шуны онытмаска кирәк, яңа исем уңай мәгънәле, дингә якын булырга тиеш. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Сабый дөньяга аваз салгач, ата-ана аңа матур, мәгънәле исем кушарга тиеш”, – дип әйткән. Исем – нәселнең асылы.
- Килеп туган һәрбер мәсьәләдә без чыганакларга таянып эш итәргә тиешбез. Бу очракта Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм дин галимнәре нәрсә эшләгән? Әйе, Рәсүлебез (с.г.в.) кешеләрнең исемнәрен алыштыра иде. Мәсәлән, татарларда Габдулла исеме киң таралган. Ул Аллаһы Тәгаләнең колы дигән мәгънәдә. Элек ул гарәпләрдә төрле потларның коллары буларак билгеле иде. Рәсүлебез бары тик авыр, мәгънәсе ягыннан матур булмаган исемнәрне алыштырган.
Татарлар арасында исем алыштыру модага кереп китте, соңгы вакытта бик күпләр исемнәрен алыштырырга дип мәчеткә килә. Берәүләр бер күрәзәчегә бардык, исемең шундый авыр, ямьсез, бөтен тормышыңны бозырга сәләтле диде, шуның өчен килдек, диләр. Ни генә булмасын, исем алыштыру гына кешенең язмышын тулысынча үзгәртә алмый. Рәсүлебез (с.г.в.) үзе болай ди: “Әгәр исем алыштырып кына язмышлары үзгәрә дип уйласалар, тизрәк тау күчәр иде”, - ди. Пәйгамбәребез хәдис-шәрифләрендә дә әйтә: “Йөрәк турысындагы бер кисәк чиста булса, бөтен тән чиста булыр”. Ягъни, йөрәкне төрле начарлыктан чистартырга кирәк. Хәерсез исемнәр кушудан тыелырга. Әгәр әти-әниләрегез кушкан исем төпле, яхшы мәгънәле икән, аны үзгәртергә кирәкми. Безгә күп очракта, исемнәрен үзгәртү өчен тормышларында кыенлыклар туган, эшләре начар барган кешеләр мөрәҗәгать итә. Араларында күпчелеге 40-45 яшьтәге хатын-кызлар.
- Мулла исем кушудан баш тарта аламы?
- Әлбәттә, әгәр дә ата-ана мәгънәсез исем сайлаган икән, аңлату эшләре алып барырга, башка матур исемнәр тәкъдим итәргә кирәк. Илнар, Динар, Люция, Ленар, Марс кебек исемнәрне кушмау хәерле, алар безгә совет заманыннан килгән. Тәмугка кермәс өчен алардан ераграк торырга киңәш итәм.
Иң хәерле исемнәр: Габдулла, Гәбдрәхим һәм Пәйгамбәрләр исемнәре. Мәсәлән, Мөхәммәд белән Ибраһимны атарга була.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән дә исем алыштыру буенча кайбер мәсьәләләргә тукталдык.
- Йосыф хәзрәт, нинди очракта исемне алыштыралар?
- Гадәттә, исем кешегә тугач та кушылса да, тормыш дәверендә ул үзенә башка исем алу тыелмый. Кайвакыт, хәерле дә булырга мөмкин. Сөекле пәйгамбәрезнең ике вакытта кешеләрнең исемнәрен алыштыруы күренә. Беренчесе, кеше күтәреп йөргән исем аеруча зур мәгьнәгә ия булганда. Чөнки, кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин. Мәсәлән, пәйгамбәребезнең хатыны Зәйнәпнең исеме баштарак Бәрра – “бик изге” мәгьнәсендә булган. Пәйгамбәр, аны тыйнаклыкка өндәп, Зәйнәпкә алыштырган. Әмма бу динебездә киңәш рәвешендә килә һәм мәҗбүри таләп булып тормый.
Икенче очрак - исемнең мәгьнәсе начар булганда. Пәйгамбәребез бер Гасыя (гөнаһлы) исемле хатынга: “Син Җәмилә (матур) исемле буласың”, - дигән. Бер Хөзен (кайгы) исемле ирнең: “Син Сәһел (җиңеллек) буласың”, - дип исемен үзгәрткән.
Гомумән, исем кешенең шәхси хакы, шуңа күрә, ул гомере буе үзе теләмәгән исемне йөртергә тиеш түгел. Теләгән кеше мәгьнәсе күркәм булган, милләтенә, халкына туры килгән, күңеленә ятышлы исемне алырга хаклы.
- Үлгән кешенең исемен кушарга ярыймы?
- Һәркем кайчан да булса вафат була, шуңа күрә моңа игътибар итү кирәкми. Алай гына да түгел, яшь буын үзенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп, әби-бабайларының исемнәрен өйрәнеп, үз балаларына шул исемнәрне кушсалар, бик күркәм булыр иде. Мин үзем бабамның исемен йөртәм, кечкенә кызыма әбиемнең исемен куштым. Кызганыч, яшьрәк вакытта, әби-бабайлар исән булганда, бу нәрсәләр турында аз уйлыйсың. Әмма, яшь барган саен әбиләр, бабайлар сагындыра.
“Хәзер ата-аналар борыңгы исемнәргә өстенлек бирә”
ЗАГС органнарына исем-фамилияләрен үзгәртергә теләп мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Күпчелеге – район кешеләре, авылдан булучылар аз икән. Мәсәлән, Теләчедә ел башында өч кеше исемен алыштырырга дип гариза язган. Сәбәпләре хакында районның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Әнисә Тимерханова әйтте.
- 14 яшьтән һәрбер гражданин үз теләге белән исем-фамилиясен алыштыра ала. Шуны онытмаска кирәк, ата-ана ризалыгы булырга тиеш. Исем алыштыру бик мәшәкатьле, озак вакыт сорый торган эш. Чөнки паспорт белән берлектә барлык башка документларны да алыштырырга кирәк була бит.
Исем алырга телүчеләрнең сәбәпләре төрле, күпчелеге башка исемгә кызыга. Ата-аналар еш авырган балаларның исемнәрен алыштырырга килә. Күбрәк 18-25 яшьлекләр мөрәҗәгать итә. Гариза язганнан соң кире уйлап, үз исемендә калучылар да бар.
Элек кеше авырып китеп, миңнәре күп булса, аңа “миң”ле исем куша торган булганнар. Янәсе, Миңсылу дип кушсаң, миңнәре юкка чыга. Хәзер дә шул гадәт дәвам итә, авыруны юк итәр өчен исем алыштыралар.
Ата-аналар борынгы исемнәргә өстенлек бирә. Камилә, Әкълимә, Әминә, Зөләйха кебек исемнәрне еш очратабыз. Ир-ат исемнәре арасында Йосыф, Рамазан, Сөләйман, Ибраһим, Юныс, Латыйф исемнәре популяр. Ленар һәм Илнар исемнәрен кушучылар хәзер бөтенләй юк.
Балтач районнының ЗАГС идарәсендә бер генә исем алыштыру очрагы теркәлгән.
- ЗАГСта 8 елга якын эшлим, шул дәвердә бер тапкыр гына исем алыштырдылар. Ялгышмасам, бер егет Рүзәл исемен Рудольфка алыштырды. Яңа исем алырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр юк, әмма фамилияләрен үзгәртергә теләүчеләр күп килә. 30-40 яшьтәге хатын-кызлар яшьлек фамилияләрен кире кайтарырга тели, - диде Балтач районнының ЗАГС идарәсе хезмәткәре Ирина Ахласовна.
Гомәр Зыятдинов: “Үз-үзенә ышанмаучылар гына исем үзгәртә”
Исем алыштыру хакында Республика психиатрия клиник хастаханәсенең психотерапия буенча амбулатор поликлиника бүлеге җитәкчесе, психотерапевт Гомәр Зыятдинов белән дә сөйләштек.
- Үз-үзенә ышанмаучылар исем үзгәртә. Кеше үзенең исеменнән канәгать түгел икән, эчке дөньясында катлаулы проблемалар бар дигән сүз. Кеше үзенең күңел халәте белән тату яшәмәсә, үз-үзен яратмаса һәм якын кешеләренең игътибарын җәлеп итәргә теләсә генә мондый адымга бара.
Әлеге психологик басымга яшьләр тиз бирешә. Алар кемнедер кабатлап, я булмаса тормышларын үзгәртер өчен яңа исем ала. Бу психологик халәтнең актык тамчысы була инде. Бер сүз белән әйткәндә, кеше үзен ничек бар, шулай кабул итә алмый. Гадәттә, яңа исем алучылар үткәннәрен искә алырга яратмый, аннан качарга тырыша. Күпләрнең яңа исемле булулары хакында әйтәсе килми.
Фирдүс Садретдинов: “Ислам дигән исемне кушмау хәерле”
Бүгенге көндә 25 яшьлек танышым Фирдүс Садретдинов ике исем иясе. Аңа Ислам дип тә, Фирдүс дип тә эндәшәләр. Тугыз яшендә бик нык авырып китү сәбәпле, әти-әнисе аның исемен алмаштыра.
- Исем үзгәртүгә мин уңай карыйм, начар гамәл дип санамыйм. Мәгънәләре дөрес булмаган, сиңа туры килмәгән исемнәрне тиз арада алмаштырырга кирәк. Бәхетсезлек теләгән, мәгънәсез, начарлыкка өнди торган исемнәрне үзгәртү әйбәт бит инде. Исемемне авырып киткәч, алыштырырга туры килде. Ни өчендер "Ислам" исеме мине туганнан ук борчып килде. Күпләр исем алыштырып кына, язмышны үзгәртеп булмый дип саный. Әлеге фикер белән килешмим, чөнки миңа исем алыштыруның файдасы тиде. Шуны әйтәсем килә, исемемне үзгәрткәч, күңелем тынычланды һәм тиз арада терелдем. Мулла Фирдүс исеме кушкан көннән бирле, үземне башка кеше кебек хис итәм.
Барысы да җәйге лагерьдә, ял иткәндә булды. Мин тик торганда начар сөйләшә һәм тотлыга башладым. Барыбыз да тотлыгуым үзеннән-үзе бетәр, барысы да җайланыр дип уйлады. Тик киресенчә, көннән-көн сөйләмем бозылды, авырлык белән генә сөйләштем. Аңа өстәп начар йоклый, гел тынычсызлана, әлеге хәләтемнән оялып елый идем. Кая гына барып карамадык, ничек кенә дәваланмадык. Тәҗрибәле табиблар, логопед, нерволог, психолог, өшкерүче әбиләр – берсе дә калмады.
Әниемнең танышы безгә исемемне алыштырып карарга тәкъдим итте. Гаиләбез белән бер атнадан артык уйладык, озак тәвәкәлли алмый тордык. Аннан соң, мәчеттәге мулла белән киңәшләшеп, бергә исем сайладык һәм тиз арада Фирдүс исемле булып куйдым. “Ислам” исемен начар дип әйтергә теләмим, ләкин мин аны күтәрә алмадым. Ислам сүзе - чисталык, пакьлек, камиллекне, Аллаһы Тәгаләне олылауны аңлата. Зур җаваплылык тәлап итә торган исем, шуңа күрә аның белән сак булырга кирәк. Ул исемне йөрткән кешенең язмышы авыр булырга мөмкин. Андый исемнәрне кушмау хәерле.
Хәзерге исемем җәннәт, оҗмах бакчасы дигән мәгънәгә ия. Алланың рәхмәте белән тотлыгуым да бетте.
- Танышларың, якыннарын исем алыштыруны ничек кабул итте, яңа исемеңә озак ияләштеләрме?
- Мәктәптә укыганда авыррак булды инде, сыйныфташларым тиз генә ияләнә алмады. Укытучылар да: “Сиңа хәзер кем дип эндәшсәк дөрес була?” дип аптыратып бетерәләр иде. “Ислам” дип дәшүчеләр ачуымны чыгара, аларны тиз арада төзәтергә тырышам. Тотлыгып авырутканымны искә төшерәсем килми. Яңа танышларым белән эшләр күпкә җиңел, алар иске исемемне белми. Дүрт ел очрашып йөргән кызым бар, аңа да “Ислам” булып йөрүемне сөйләгәнем юк әле.
Роза Сафина: “Улыбыз тугач, үлгән абыйның исемен куштык”
Татарларда “нар”, “дар” иҗекләренә тәмамланган исемнәр курку хисе уята һәм бик хупланмый. Аларны алыштыручылар да күп икән. Гөлнара исемен Гөлнурга, Илнар дигәнне Илнурга үзгәртүчеләр шактый. “Нар”ны “җәһәннәм уты”, “утлы ук” мәгънәсенә ия булганга өнәп бетермиләр.
Казанда яшәүче Динар Сафинның әнисе улының исемен Саматка алыштыра. Малайга ул чагында биш яшь була. Яңа исем алуга аларны нәрсә өтәргән? Бу хакта “Интертат”ка Саматның әнисе Роза сөйләде.
- Элек без үз йортыбыз белән Арча районында тордык. Алты яшьтән беренче улым Инсафны бер ялгызым үстердем. Дөресрәге, ирем безне ташлап, рус милләте кешесенә чыгып китте. Ямьсез сүзләр әйтеп таралышмадык, барысын да уртага салып сөйләштек. Ләкин ул чыгып киткәч бик авыр булды, тәмам төшенкелеккә бирелдем. Ни дисәңдә, гомер иткән ир бит. Әле ярый янәшәмдә туганнарым булды. Әнием һәм бертуган абыем Динар авылдагы иске йортларын сатып безнең йортка күченде. Баланы аякка бастырасы бар, үземә генә авыр иде. Мин иртән эшкә чыгып китәм, күрше авылдагы мәктәптә идән юуучы булып эшләдем. Әни өйдәгесен карап калды. Абыем Динар Казанга барып эшләде, улымны үз баласыдай якын күрде. Хезмәт хакы алуга аңа тәм-том, уенчыклар ташыды.
Тора-бара шәхси тормышым да җайланып китте, бер ир-ат белән таныштым. Озак кына очрашып йөргәннән соң, аның белән никах укыттык. Бик итагатьле, тәртипле кеше булып чыкты. Улым Инсаф та аны яратып кабул итте. Соңрак Самат белән йөкле булуымны белдем, бик шатландык.
Кызганыч, бер уйламаганда гаиләбезгә кайгы килде. Җәй аенда абыем Динар юл фаҗигасенә очрады. Табиблар аны коткарып кала алмады, ашыгыч ярдәм машинасында җан бирде. Абыем авариягә очрап үлгәннән соң, үземне бик ялгыз хис иттем. Көндез вакыт эштә уза, тик төннәрен аны уйлап елый идем. Улыбыз тугач, абыйның истәлегенә Динар дип исем куштык. Үлгән кеше исемен кушарга ярамый, дип әйтүчеләр күп булды. Төрле юрау һәм ырымнарга ышанмыйм мин, шуңа күрә башкалар сүзенә колак салмадым.
Улыбыз бик елак бала булды, биш яшенә кадәр елады. Ни акырып еламый, ни туктамый, бер төрле итеп шыңшый һәм үксеп тора иде. Бөтен җирен күрсәттек, авырткан җире дә юк. Ышанмассыз, ләкин биш яшенә кадәр бер тапкыр да мин Саматның - ул чакта Динарның - елмайганын күрмәдем.
Эштәге кызлар үләннәр белән дәвалаучы Света исемле хатынга барырга куштылар. Авыл исемен төгәл генә хәтерләмим. Динар улыбызның исемен Саматка үзгәртергә тәкъдим итте ул безгә. Аның әйтүенчә, “нар" - ут дигән сүз һәм шул иҗек кергән исем иясе ут булып яна. Шуңа күрә улыбыз һәракыт елаган икән. Хәзер улымның исеме “мәңге яшәү” дигән мәгънәгә ия, берүк озын гомерле бала булсын. Үзе исә кайвакыт: “Әни, шулай да Динар исеме матуррак” – ди. Самат үзе бу вакыйгаларның барысын да хәтерли. Яңа исем белән эндәшергә ияләшү читен булды дип әйтмәс идем, чөнки әлеге исем улыбызга килешә.
Иркә: “Исем алыштыру бик күп вакытны ала”
Эстрада йолдызларының да кайберләре сәхнә исеме белән чыгыш ясауны кулай күрә. Мәсәлән, Элвин Грей (чын исеме Радик Юльякшин) , Асылъяр (чын исеме Алсу Зәйнетдинова), ИлСаф (Илсур Сафин), Илгәрәй (Илназ Гәрәев), Чәчкә (Лилия Габделхакова), Индива (Регина Вәлиева), һ.б. Тәхәллүсне соңрак чын исем итеп рәсмиләштергә теләүчеләр дә бар. Җырчы Иркә әнә шундыйлардан. Миндар һәм Миңлебәдәр Миншакировлар көтеп алынган, бердәнбер кызларына Иркә исемен кушарга хыялланалар.
- Якыннарымның миңа Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең әйтеп калдырган васыятенә тугры кала. Әби үзенең вафаты алдыннан: “Кыз бала туса, Айгөл исеме кушыгыз”, - дип әйтеп калдырган. Шул көннән башлап, мин Айгөл булдым.
Билгеле булганча, татар эстрадасы сәхнәсенә Иркә тәхәллүсе белән аяк атладым. 28 яшемдә мәчеттә мулла миңа Иркә исеме кушты. Әти-әни һәм туганнар җыелып, матур гына мәҗлес оештырдык. Документларым буенча әлегә Айгөл булып йөрим. Хәзер исемемне Иркәгә тулысынча үзгәртү артыннан йөрим, мәшәкате бик күп икән. Исем алыштыру бик күп вакытны ала. Минем уйлавымча, документтагы исем мөһим түгел. Иң яхшысы, азан әйтеп мулла мине Иркә дип атады.
Кеше тормышына исем үзгәртү тәэсир итә торгандыр, барлык нечкәлекләрен дә белеп бетермим. Яңа исем кушу тыелган гамәл түгел. Киресенчә, ике исем кешеләрне борчу, кайгылардан саклый диләр. Миңа барысы да Иркә дип дәшә. Гаиләдә, өч абыем гына Айгөл дип эндәшергә мөмкин.
Винарис Ильегет: “Виталий Блехер булсам татарлар аңламас иде”
Җырчы Виталий Блехер да Винарис Ильегет тәхәллүсе белән чыгыш ясый.
- Минем әтием – яһүд, әнием – татар. Документларда исемем Виталий Блехер дип язылган, ләкин мулла кушканы – Винарис. Яңа исемне 3 яшемдә куштылар, Винарис исемен әнием сайлаган. Ильегет әниемнең яшьлек фамилиясе, татар эстрадасына Блехер дип чыксам мине аңламаслар иде. Хәзер документларда да исем, фамилиямне үзгәртәсем килә.
Миңа якыннарым һәм дусларым Винарис дип эндәшә, бертуган апаем гына Виталий дия, - ди ул.
Заманында рэпер Шәкүр дә мәчеткә барып исемен алыштырган. Шәкүр (сәхнә тәхәллүсе) буларак чыгыш ясаган Алмаз Корбанов үзенә Әмирхан исеме куштырган. Ни сәбәпле мондый адымга баруын сөйләргә теләмәде. Мәчеткә барып чын татар исемен куштыруын җитди сәбәпләр аркасында булуын гына әйтте ул.
Алимә Сафина: “Исемдәге бер хәрефне генә үзгәрттек”
- Элеккеге исемем Алинә иде, бары тик бер хәрефен генә үзгәрттек (көлә). Әле документларда Алинә дип торам, ләкин бик тиздән Алимә булачакмын. Алимә – мулла кушкан исемем. Бала-чакта еш авырый башлагач, әти-әни мәчеткә барып, мулладан укытып, Алимә дип исем куштырдылар. Мәгънәсенә килгәндә, Алимә – гарәпчәдән тәрҗемә итсәк, белемле, гыйлемле дигәнне аңлата. Әлеге исемне үзем эзләдем, бик күп китаплардан һәм сүзлекләрдән карадым.
Якыннарга ияләшергә читен булды, кайберәүләр әле дә Алинә дип эндәшә. Андый кешеләргә игътибар бирмичә узып китәргә тырышам. Дөресен генә әйткәндә, Алинә дип эндәшүләрен яратмыйм. Алимә икәнемне белә торып та, Алинә дип әйтүчеләр ачуымны чыгара. Андый кешеләр белән элемтәне өзәргә, алардан читләшергә тырышам.
Мәдинә: “Нишлим соң, Ландыш исеме ошамады”
Казан дәүләт медицина университетында белем алучы Ландышка хәзер Мәдинә дип эндәшәләр. Туганнары кушкан исемне яратмаган кыз, соңрак булса да, узган елның сентябрь аенда исемен алыштырырга була.
- Нишлим соң, Ландыш исеме ошамады. Кешегә ошасын дип, үземнең күңелемә ятмаган исем белән йөри алмыйм бит. Ландыш исемен миңа бертуган апа белән абыем сайлаган. Әлеге исем үземә дорфа һәм мәгънәсез тоелды. 11 яшь булганда ук исемемне үзгәртү турында уйлана башлаган идем инде, тәвакәлләп кенә булмады. Иң элек Диләрә, Самина исемнәрен карадым, ләкин соңыннан Мәдинәгә тукталырга булдым. Әлеге исемнең миңа әйтелеше, мәгънәсе ошады. Мәдинә исеме – “изге шәһәр” дигәнне аңлата.
Әти-әнием һәм апаем бу исемгә ияләште, абыем гына әле һаман да Ландыш дип йөри.