Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыруны җиңел кичергән идем». Ковидтан соң бер хатын йөри алмый башлаган

«Мин — антитәнчекләре булган, тик танылмаган ковидлы авыру, кодым да юк», - ди Вера.

news_top_970_100
«Авыруны җиңел кичергән идем». Ковидтан соң бер хатын йөри алмый башлаган
https://pixabay.com

Екатеринбургта яшәүче Вера исемле хатын ковид белән авырып терелгәч, сирәк очрый торган Гийена-Барре синдромы белән чирли. Бу халәттә кешенең иммун системасы үзенең нервларына зыян китерә. Синдром вакытында мускуллар хәлсезләнә, аяк-куллар сизми башлый. Екатеринбург. Онлайн шул хакта яза.

«Мин 13 сентябрьдә коронавирус белән авырдым, поликлиникада тест ясаудан баш тарттылар. Мин башка кешегә авыру йоктырганны белгәч, анда ковид раслангач, мине контактлы дип таптылар. 10 көн узгач кына тест ясадылар. Табиб чакыру өчен квест узарга туры килде. Әлбәттә, тест тискәре иде. Мин — антитәнчекләре булган, тик танылмаган ковидлы авыру, кодым да юк. 28 сентябрьдә миндә ковидтан соңгы билгеләр күренә башлады. Корона белән җиңел генә авырган булсам да, билгеләр сирәк очрый торган һәм катлаулы булып чыкты. Куллар оюдан башланды, аннары аяклар оеды, бөтен тән мускуллары хәлсезләнде», — ди Вера.

Вера поликлиникага мөрәҗәгать итә, аңа кабат вируска каршы препарат эчәргә кушалар. 

«Терапевт түзәргә кушты, постковид синдромы диде. Кабат вируска каршы дарулар бирде. Якыннарыгызда шундый билгеләр булса, тиз арада неврологка барыгыз, терапевтлар моны белми. Неврологлар шактый тырышты, анализлар ясадылар, диагноз куйдылар», — ди Вера.

Октябрьдә Вераны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар, аның аяклары йөрми башлаган.

«Нәтиҗә — ашыгыч ярдәм, аяклар йөрми, ике атна реанимациядә, интенсив терапия палатасында. Аннары — 12 көн Баш мие институты клиникасында реабилитация. Хәзер мин авырлык белән генә булса да, үзем йөри алам», — ди Вера.

Хәзер аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Тернәкләнү процессы бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100