Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыруны җиңә алмады»: «ТАИФ»та җитәкче булган Зөлфия Шиһабетдинова ковидтан вафат

Зөлфия ханым буш вакытларын әти-әнисенә, яраткан иренә һәм ике кызына багышлый. Олы кызы Әминәгә 20 яшь, кече кызы Гүзәлиягә 13 яшь.

news_top_970_100
«Авыруны җиңә алмады»: «ТАИФ»та җитәкче булган Зөлфия Шиһабетдинова ковидтан вафат
Михаил Захаров

«ТАИФ» АҖ Производство-коммерция идарәсенең тышкы икътисади эшчәнлеге хезмәте җитәкчесе Зөлфия Шиһабетдинова коронавирустан вафат булган. Гомеренең 22 елдан артык өлешен яраткан эшенә багышлаган Зөлфия Шиһабетдинованы «коллективта тынычлык сакчысы» дип йөрткәннәр. Бу турыда «Реальное время» сайты хәбәр итте.

Башта Зөлфия Шиһабетдиновның әнисе белән әтисе коронавирус белән авырган, ул аларны караган. 

«Минем организм көчле, мин сәламәт кеше. Эпидемия булгач, бөтенебез авырыйбыз инде, коллектив иммунитет булыр да, бар да яхшырыр, дип әйтә иде», — дип искә ала хезмәттәшләре. 

Аннары ул үзе дә авырый башлый, беренче атнада хезмәттәшләре белән аралашып тора. Авыручы танышлары белән дә телефоннан сөйләшеп, хәлләрен белешә.

«Без барыбыз да аның өчен борчылдык. Бар да яхшы булыр дип уйладык, тик бераздан аның хәле начарланды. Ул 4 көн реанимациядә ятты, аннары вафат булды», — дип сөйли Венера Мостафина исемле хезмәттәше.

«Бу — безнең өчен шок булды. Ул ашамыйча, эчмичә, йокламыйча да яхшы кәефле, эшкә сәләтле була ала торган кеше. Ул авыруны җиңә алмады…», — дип сөйли хезмәттәше Нэлли Төхвәтуллина.

«ТАИФ» АҖ производство-коммерция идарәсе җитәкчесе Леонид Егоршин мәрхүмә Зөлфия Шиһабетдинова турында күз яшьләре аша искә алган. «Ул уникаль иде. Гади хезмәткәрдән тышкы икътисад эшчәнлеге хезмәте җитәкче вазифасына кадәр юл узды. Ул эшнең нечкәлекләрен белә иде, тәҗрибәсе белән юмарт уртаклашты», — ди ул.

Зөлфия Шиһабетдинова хезмәттәшләренә дә, башка кешеләргә дә бик игътибарлы була, ярдәм итә, теләсә-кайсы вакытта төрле сораулар буенча киңәшләрен кызганмый.

Буш вакытында Зөлфия ханым әти-әнисенә, яраткан иренә һәм ике кызына багышлый. Олы кызы Әминәгә 20 яшь, кече кызы Гүзәлиягә 13 яшь. 

Ул эш турында уйлап яши. «Өендә китаплар күп, укырга ярата иде. Тик вакыты гына җитеп бетмәде. „Пенсиягә чыккач...“, — дип әйтте. Ул Коръәнне өйрәнәсе килде, мөселман традицияләре буенча яшәде», — ди Инга Атауллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100