Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырулардан шифа табу өчен нинди дога укырга кирәк?

Авыру кеше хасталыгыннан котылу өчен, вакытны сузмыйча, табибка барырга тиеш. Табиб әйткәннәрне үтәгәндә догадан да файдаланырга мөмкин.

news_top_970_100
Авырулардан шифа табу өчен нинди дога укырга кирәк?
Авыру бу догаларны үзе укырга мөмкин, башка кешедән дә укыта ала.
 
Тәһарәтле хәлдә башта "Фатиха" сүрәсе, соңыннан Коръәни Кәримнән шифа аятьләре укылыр. Бу аятьләр түбәндәгеләр:
 
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. وَيَشْفِ صُدُورَ قَوْمٍ مُؤْمِنِينَ . وَ يُذْهِبْ غَيْظَ قُلُوبِهِمْ.
 
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вә йәшфи судүүра каумим-мүэминиин. Вә йүзһиб гайза кулүүбиһим".
 
(Аллаһ мөэмин кавеменең күкрәкләренә шифа бирер, күңелләрендәге үч алу һәм дошманлык тойгыларын бетерер.) ("Тәүбә" сүрәсе, аять  14-15.)
 
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . يَاأَيُّهَا النَّاسُ قَدْ جَاءَتْكُمْ مَوْعِظَةٌ
 
مِنْ رَبِّكُمْ وَشِفَاءٌ لِمَا فِي الصُّدُورِ وَهُدًى وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ .
 
"Йәә әййүһән-нәәсү каде жәә-әткүм мәүгыйзатүм-мир-раббикүм вә шифәә-үллимәә фис-судүүри вә һүдәүв-вә рахмәтәл-лил-мүэминиин."
 
(Әй, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан бер нәсыйхәт һәм йөрәкләрдәге авырлыкларга бер шифа, мөэминнәр өчен бер һидаять һәм рәхмәт килде.) ("Юныс" сүрәсе, аять  57.)
 
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ .  وَنُنَزِّلُ مِنَ الْقُرْءَانِ مَا هُوَ شِفَآءٌ وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ .
 
 "Вә нүнәззилү минәл-куръәәни мәә һүә шифәә-үв-вә рахмәтүл-лил-мүэминиин."
 
(Без Коръәндә мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган аятьләр иңдерәбез.) ("Исра" сүрәсе, аять  82.)
 
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . وَإِذَا مَرِضْتُ فَهُوَ يَشْفِينِ .
 
"Вә изәә мәридътү фәһүә йәшфиин".
 
(Авырган вакытта миңа Аллаһ шифа бирер.) ("Шүгара" сүрәсе, аять 80.)
 
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . قُلْ هُوَ لِلَّذِينَ ءَامَنُو هُدًى وَشِفَآءٌ .
 
"Куль һүә лилләзиинә әәмәнүү һүдәүв-вә шифәә".
 
(Әйт ки, ул (Коръән) инанганнар өчен һидаять һәм шифадыр.) ("Фуссыйләт" сүрәсе, аять 44.)
 
Бу аятьләр укылганнан соң түбәндәгечә дога кылына:
 
اللَّهُمَّ رَبَّ النَّاسِ أَذْهِبِ الْبَأْسَ إِشْفِ أَنْتَ الشَّافِى لَا شِفَاءَ إِلَا شِفَاؤُكَ شِفَاءٌ
 
لَا يُغَادِرُ سَقَمًا. اللَّهُمَّ إِشْفِ عَبْدَكَ يَنْكَأْ لَكَ عَدُوًّا أَوْ يَمْشِ لَكَ إِلَى صَلَاةٍ .
 
"Әллааһүммә раббән-нәәси әзһибил-бәэсә ишфи әнтәш-шәәфи ләә шифәә-ә илләә шифәә-үк. Шифәә-үн ләә йүгаадиру сәкамән. Әллааһүммәшфи габдәкә йәнкә ләкә гадүввән әү йәмши ләкә иләә саләәтин".
 
(Аллаһым! Әй, инсаннарның Раббысы! Авыруны юк итүче! Авыруны бетерүче шифа бир. Шифа биргән бары тик Син генә, Синнән башка шифа бирәчәк беркем дә юктыр. Аллаһым! Шул колыңа шифа бир ки, Синең дошманыңа зарар бирсен яки Синең ризалыгыңны казану өчен намаз кылып йөрсен.)
 
بِسْمِ اللهِ أَرْقِيكَ مِنْ كُلِّ شَيْءٍ يُؤْذِيكَ مِنْ شَرِّ كُلِّ
 
نَفْسٍ أَوْ عَيْن حَاسِدٍ . اللَّهُمَّ يَشْفِيكَ بِسْمِ اللهِ أَرْقِيكَ .
 
"Бисмилләәһи әркыйикә мин күлли шәй-ин йүэзиикә мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Әллааһүммә йәшфиикә бисмилләәһи әркыйикә".
 
(Сиңа борчу, җәфа биргән һәр нәрсәдән, һәр көнләшкән нәфестән яки күз тиюдән Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим.)
 
أَعُوذُ بِكَ اَللَّهُمَّ مِنَ الْبَرَصِ وَالْجُنُونِ وَالْجُذَامِ وَمِنْ سَيْئِ الْأَسْقَامِ
 
"Әгуузү бикәллааһүммә минәл-бәраси вәл-җүнүүни вәл-җү-зәәми, вә мин сәй-ил-әскаам!"
 
(Ий Аллаһым, мине диваналыктан һәм дә төрле  яман авырулардан сакла!)
 
اَللَّهُمَّ جَنِّبْنِي مُنْكَرَاِت الْأَخْلاَقِ وَالْأَعْمَالِ وَالْأَهْوَاءَ وَالْأَدْوَاءَ
 
"Әллааһүммә, җәннибнии мүнкәратил-әхләкый вәл-әгъмәә-ли вәл-әһвәә-ә вәл-әдвәә-ә".
 
(Йә Аллаһым! Бозык эшләрдән, сыйфатлардан, бозык хыялдан, чирләрдән Үзең сакла!)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100