Авырулар исемлеге: кайсы авырулар булганда кешене мобилизацияләмиләр?
Бу сорауга җавап РФ Хөкүмәте карары белән расланган «Хәрби табиб экспертизасы турында нигезләмә»дә – «Авырулар расписаниесе» бүлегендә язылган. «Интертат» хәбәрчесе, укучыларыбызның сорауларын исәпкә алып, авырулар исемлеген барлады.
Өлешчә мобилизация вакытында армиядә хезмәт иткәннәрне мобилизациялиләр. Алар үз вакытында медицина тикшерүен үткән. Кемнеңдер бу 10-20 ел элек булырга мөмкин. Ул вакыт эчендә кеше авырырга да мөмкин. Бу кешенең хәрби хезмәткә бару-бармау ихтималлыгын табиблар комиссиясе хәл итә. Кайбер авырулар булганда, призывник сәламәтлеге буенча мобилизацияләнмәскә мөмкин. Диагнозны белү өчен, ул хәрби комиссариат бинасында медицина комиссиясен узарга тиеш.
Хәрби хезмәткә яраклылык буенча түбәндәге категорияләрнең берсе бирелә:
- А категориясе – хәрби хезмәткә тулысынча яраклы.
- Б категориясе – хәрби хезмәткә яраклы, әмма бераз чикләүләр бар.
- В категориясе – хезмәткә чакырылудан азат ителә һәм запаска керә.
- Г категориясе – авыруы аркасында отсрочка бирелә.
- Д категориясе – тулысынча хәрби хезмәттән азат ителә.
Медицина комиссиясен узар алдыннан флюорография ясарга, анализлар бирергә һәм түбәндәге белгечләрдә тикшерү процедурасын үтәргә кирәк:
- терапевт;
- хирург;
- офтальмолог;
- невропатолог;
- стоматолог;
- психиатр;
- оториноларинголог;
- дерматовенеролог.
Әлеге документ нигезендә армиядә хезмәт итүдән азат ителү өчен нигез булып түбәндәге диагнозлар тора:
- инвалидлык төркеме;
- ВИЧ;
- яман шеш авыруы;
- сифилисның тумыштан килгән характеры;
- бронхиаль астма;
- эпилепсия;
- баш миенең авыр кан тамырлары патологиясе.
Өлешчә мобилизациягә туры килми торган тулы авырулар исемлеге:
- күз күреме бозылу (близорукость (6 диоптрийдан күбрәк); дальнозоркость (8 диоптрийдан күбрәк); астигматизм (4 диоптрий);
- глаукоманың 2нче, 3нче һәм 4нче этабы;
- күз кабагы, яшь агу функциясенең бозылуы, конъюктивит;
- ишетү сәләте бөтенләй булмау яки бер колакка саңгырау булу;
- периодонтитның авыр дәрәҗәсе яки периодонтоз;
- йоткылык, тамак авырулары;
- туберкулезның актив формасы;
- тумыштан сулыш органнары патологиясе;
- авыр формада эчәк инфекциясе;
- ашкайнату органнары авырулары;
- Шморле бүсере (грыжа Шморле);
- бармакларның яки кулларның бөтенләй булмавы;
- умыртка баганасының югары дәрәҗәдә бөкрәюе;
- бөер авырулары һәм бөер җитешсезлеге;
- үзәк нерв системасы бозылу;
- ми җәрәхәтләре (умыртка яки баш мие);
- ашказаны яки уникилле эчәк җәрәхәте (язва);
- тумыштан йөрәк авыруы;
- беренче һәм югары дәрәҗәдәге гипертония;
- кан әйләнеше системасы авырулары һәм функцияләре бозылу;
- баш мие кан тамырлары патологиясе;
- эчке органнар функциясе җәрәхәте;
- хроник формада простатит;
- тумыштан килгән сифилис;
- 2нче, 3нче һәм аннан соңгы дәрәҗәдәге геморрой;
- үзәк нерв системасы ялкынсынуы;
- шизофрения;
- эндоген психозлар;
- даими һөҗүмнәр белән эпилепсия;
- бер казналыкта сигез яки күбрәк теш булмаса яки икесендә дә дүртәр теш булмаса;
- интеллектуаль инвалидлык;
- тән авырлыгының җитмәве яки артык булуы;
- экзема;
- буй 150 сантиметрдан ким булу;
- тән авырлыгы 45 кг дан кимрәк яки тән массасы индексы 40тан артык булу;
- югары кан басымы күрсәткече 140тан, ә түбән күрсәткече 90 берәмлектән артып киткән булса;
- сколиоз (умыртка баганасы почмагы 17 градустан артса);
- тән тиресе авырулары (атопический дерматит; экзема; крапивница; псориаз);
- гәүдә, борын, баш сөяге, аяк, кул, бармак, умыртка баганасы сыну җәрәхәте булган очракта;
- шикәр авыруы (гликемия тәүлек дәвамында 8,9 ммол/литрдан артмый);
- ашказаны, бавыр, уникилле эчәклек, ашказаны асты бизе авырулары;
- кан әйләнеше системасы авырулары;
- хроник бөер авырулары;
- ир-ат җенси органнары авырулары (гиперплазия, ялкынсыну һәм простат бизенең башка авырулары, эчәк водянкасы, орхит һәм эпидидимит, артык тиресе, фимоз һәм парафимоз);
- инвалидлык төркеме;
- ВИЧ;
- яман шеш авыруы;
- сифилисның тумыштан килгән формасы;
- бронхиаль астма;
- эпилепсия;
- баш миенең авыр кан тамырлары патологиясе.