Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыру хатынны ире карый иде». Фатирда ир белән хатын мәете табылган

news_top_970_100

Ульяновск шәһәрендәге бер фатирда ир белән хатын мәете табылган. Бу турыда Ulpravda.ru яза.

29 гыйнварда Ленин районындагы йортта 71 яшьлек ир-ат һәм 66 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Хатын деменция белән авырый, аның бот сөяге сынган, шуңа күрә ятып кына тора. Хатынны ире тәрбияли. Ир-ат та хәле начар булуга зарланган.

Бер версия буенча, башта ире вафат булган, аннары үзенә ярдәм итә алмый торган хатын да үлгән. Мәетләрне туганнары тапкан.

«Якынча версия буенча, аларның үлемендә криминал юк. Мәетләрне яру билгеләнгән. Тикшерү бара», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100