news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыру хатын эчендә табиблар онытып калдырган скальпельне берничә ай узгач тапканнар

news_top
Авыру хатын эчендә табиблар онытып калдырган скальпельне берничә ай узгач тапканнар
"Татар-информ" архивы

Сочида хирурглар операция вакытында авыру хатын эчендә скальпель онытып калдырган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге хәлне тикшерү барышын Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган. Бу турыда ведмоствоның «Телеграм» каналында язылган.

Сочи табиблары пациент хатын шикаять белдергәч, хатасын таныган. «Барысын да кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр», ягъни скальпельне хатынның эченнән алырга булганнар. Кабат операция ясап, коралны алганнар.

Авыру хатын Тикшерү комитетына гариза язган. Ул табибларны тагын гаепли. Хатын фикеренчә, диагностика вакытында анда яман шеш булуын күрмәгәннәр, шеш шул чакта ук зур булган.

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, яман шеш белән авыручы бу хатынга кыш көне үк үлекле хирургия бүлеге табиблары операция ясый. Ләкин аларның эш «нәтиҗәсе» берничә айдан гына ачыклана. Хатынга снимок ясагач, эчтә чит предмет табыла.

«Табиблар аның эчәклегенә операция ясый, шул чакта төп артерия эчендә скальпель онытып калдыралар. Хатын Екатеринбургка бара, андагы табиблар, снимок ясагач, коточкыч хәл күрә», – ди канал чыганагы.

Бу хатында – дүртенче стадиядә яман шеш, ул Екатеринбургка химия терапиясе узарга килгән, диелә хәбәрдә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар