Авыру турында невролог: «Таркау склероз белән яшь, эшкә сәләтле кешеләр авырый»
Табиб таркау склероз белән кемнәр авыруы, аның белән ничек яшәргә икәне турында сөйләде.

Яшәү урыны таркау склероз үсешенә йогынты ясыймы? Бу авыру булганда бала табарга мөмкинме? Бу авыру белән кемнәр ешрак авырый? Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неврологы Тимур Хәйбуллин сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Кеше төньяктарак яшәгән саен, авыру куркынычы да югарырак»
Таркау склероз – ул аутоиммун авыру. Иммун системасы нейроннардагы миелин тышчаны чит тукыма итеп кабул итә – организм баш миенә һөҗүм итә башлый. Бу күренешнең сәбәбе бүгенгә кадәр билгеле түгел.
Таркау склероз аңа охшаш башка авыруларга караганда ешрак очрый. Ул хезмәткә сәләтле репродуктив яшьтәге кешеләрдә күзәтелә ала, шуңа күрә аеруча социаль әһәмияткә ия.
«Пациентлар миннән: «Таркау склероз – нәселдән килә торган авырумы?» – дип сорыйлар. Таркау склероз нәселдән килә торган авырулар арасына керми һәм нинди дә булса бер генга бәйле түгел. Ләкин авыруның генетик бәйлелеге барыбер бар, һәм ул күп геннар белән бәйле. Әгәр сезнең туганнарыгыз арасында бу авырудан интегүчеләр булса, авыру куркынычы берничә тапкыр югарырак. Шулай да, бу очракта да авыру куркынычы югары түгел һәм 1- 2 проценттан артмый», – дип аңлатты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неврологы Тимур Хәйбуллин.
Авыруның үсешенә тышкы факторлар йогынты ясый. Мәсәлән, географик фактор: кеше полюска якынрак яшәгән саен, авыру куркынычы да арта. Россиянең көньягында 100 мең кешегә 30-40 авыру очрагы туры килсә, үзәк полосада инде 50-70 очрак, ә илнең төньягында – 100дән артык.
«Ни өчен шулай? Бәлки, кояш яктысы җитмәүдәндер, бигрәк тә кеше гомеренең беренче елларында. Ультрашәмәхә тәэсирендә хасил була торган D витамины иммун системасының дөрес үсеше өчен бик мөһим. Таркау склерозны профилактикалау ысулы шуннан килеп чыккан – бу витамин кытлыгын бетерү», – диде невролог.
Таркау склероз Эпштейн-Барр вирусы булмаган кешеләрдә үсеш алмый. Әмма безнең полосадагы халыкның күпчелегендә бу патоген бар. Вирус организмга кеше туып беренче елларда ук үтеп керә, инфекция гадәттә симптомсыз уза, вирус антитәнчекләр эшләп чыгаруга йогынты ясап, кешенең гомере буена кала.
Таркау склероз тәмәке тартучыларда еш күзәтелә. Шуңа күрә тәмәке тартудан баш тарту – профилактиканың бер ысулы.
«Еш кына таркау склероз кешенең күзендә кискен авырту барлыкка килүдән һәм күрү сәләте начараюдан башлана. Предметлар икеләнеп яки калтырап күренергә мөмкин. Аякларда хәлсезлек барлыкка килә, аларның сизгерлеге кими. Кулларда хәлсезлек, калтырау барлыкка килергә мөмкин», – дип сөйли табиб.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Таркау склероз – һәрвакытта да хәтер югалту түгел»
Таркау склероз турында һәркемнең дә ишеткәне бардыр. Авыру турында ялгыш фикерләр һәм мифлар да йөри. Тимур Хәйбуллин аларның кайберләрен әйтеп узды.
1. Таркау склероз – өлкән яшьтәге кешеләр чире.
«Бу – миф. Авыру ешрак 20 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге кешеләрдә барлыкка килә. Таркау склероз – яшьләр авыруы. Мин хәтта «яшь хатын-кызлар авыруы» дип әйтер идем. Татарстанда ир-атлар арасындагы 30 авыруга хатын-кызлар арасында 70 авыру туры килә», – дип аңлатты табиб.
2. Таркау склероз – ул һәрвакыт хәтерне югалту һәм йөрү белән проблемалар булу.
Әгәр авыруны дәваламасаң, хәл авыраерга мөмкин. Бу очракта чыннан да хәтер начарая һәм йөрү белән проблемалар башлана.
Россиядә «14 ВЗН» программасы гамәлдә. Аның буенча пациентларны, шул исәптән таркау склероз белән авыручыларны, бик кыйммәт торган дарулар белән тәэмин итәләр. Россия Федерациясендә заманча дәвалау чараларының күбесе бар. Авыруны дөрес дәваласаң, бөтен симптомнардан котылырга мөмкин.
3. Таркау склерозлы кеше эшкә сәләтсез һәм десоциализацияләнгән.
Бу – ялгыш фикер. Пациентлар кеше арасында кыенлыклар кичерми. Өстәвенә, аларның күбесе эшләвен дәвам итә.
«Эшләү сәләте чикләнергә мөмкин, ләкин бу – таркау склероз начар үсеш алганда гына. Күпчелек очракта пациентлар эшли ала. Әмма авыр физик хезмәт һәм җылылык җиһазлары белән бәйле эшләрдән читләшергә кирәк булачак», – ди невролог.
4. Таркау склерозлы кешеләргә физик күнегүләр ясарга ярамый.
«Экстремаль күнекмәләр, авыр атлетика яки контактлы спорт төрләре файдалы түгел. Әмма физкультураның күпчелек төрләре рөхсәт ителә. Чамадан тыш булмаган физик йөкләнеш барлык кешеләр өчен дә мәҗбүри», – ди Тимур Хәйбуллин.
5. Таркау склерозлы хатын-кызларга балага узу киңәш ителми.
Таркау склероз белән авыручы хатын-кызлар уңышлы гына йөккә узып, бала табалар. Авыруның бик начар вариантында гына балага узуны кичектерергә туры киләчәк.
«Төп куркыныч менә моннан гыйбарәт – бала тапканнан соң гормональ үзгәрешләр аркасында авыруның активлашу куркынычы арта. Шуңа күрә препаратларны куллануны туктатмаска кирәк», – ди табиб.
6. Таркау склероз дарулары иммунитетны какшата.
«Элек таркау склерозны дәвалау өчен күп кенә чаралар чыннан да иммунитетны какшата иде. Заманча препаратлар алай түгел. Шунысы кызык, кайбер препаратлар хәтта инфекцияләрдән дә саклый ала», – дип сөйләде невролог.
Күп очракта дәвалану гомер буе дәвам итә. Әмма иммун реконституция терапиясе кебек метод бар. Мондый терапия вакытында препаратларны 2 елга якын эчәләр, кешедә ремиссия башлана, һәм аны күзәтеп торалар. Рецидив вакытында курсны кабатлыйлар яки тулыландыралар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Инвалид була язган кыз бүген тулы канлы тормыш белән яши»
Бүген 2768 татарстанлы таркау склероз белән яши. Алар барысы да Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы демиелинизацияләүче авырулар буенча Республика клиник-диагностика үзәгендә күзәтелә, аның җитәкчесе – Тимур Хәйбуллин.
«Безнең адрес: Казан шәһәре, Адоратский урамы, 30а. Бу – 7 нче шәһәр хастаханәсенең травмпункт бинасы. Пациентларны амбулатор кабул итү һәм нейрофизиологик тикшеренүләр монда бара. Клиниканың төп корпусы базасында – Чуйков урамындагы 54 нче йортта – МРТ һәм стационар дәвалау башкарыла, шулай ук тернәкләнү узу мөмкинлеге бирелә», – дип аңлатты Тимур Хәйбуллин.
Үзәк 2007 елдан бирле эшли. Бирегә бөтен Идел буе федераль округыннан, Россиянең көньягыннан һәм көнбатышыннан, хәтта Ерак Көнчыгыштан һәм Себердән пациентлар килә.
«Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Беларусь һәм башка илләрдән дә пациентлар була. Әмма без ОМС программасы кысаларында кабул итәбез, шуңа күрә пациент Россия гражданлыгына ия булырга тиеш. Шуңа да карамастан, без консультацияләр бирүдән баш тартмыйбыз. Безгә, мәсәлән, Ираннан, Төркиядән КФУ студентлары мөрәҗәгать итә», – дип сөйләде невролог.
Үзәк белгечләренең таркау склероз авыруының катлаулы очраклары белән дә эшләү тәҗрибәсе бар. Тимур Хәйбуллин бер пациенты турында сөйләде.
«2000 елларда безгә 20 яшьлек кыз килде. Тумышы белән Татарстаннан түгел. Озак вакыт аңа дөрес диагноз куя алмаганнар, Казанда ул, дөресен әйткәндә, начар хәлдә иде. Күзләре кылыйланган, йөзе чалшайган иде. Куллары калтыраудан чәч тарый да, кашык тота да алмый иде», – дип сөйли табиб.
Табиблар авыруны тиз арада ачыклап, кызны дәвалый башлыйлар. Шуннан бирле пациент тулы канлы тормыш белән яши, дөрес дәвалану курсы уза. Авыру билгеләре беткән. Ул гаилә, карьера корган, социаль актив тормыш алып бара. Белгеч, мондый савыгу очраклары күп, дип ышандыра.
«Таркау склерозлы һәр кеше психологик ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә без пациентларыбызның гаиләләре белән элемтәдә торабыз. Тиешле игътибар күрсәтергә, оптимист булырга һәм медицина ярдәмен дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Әгәр пациент табиб ярдәменнән баш тарта икән, гаиләсе аны тынычландырырга һәм дәваланырга кирәклеген аңлатырга тиеш», – дип сөйләде невролог.
Статистика таркау склероз белән авыруның бөтен дөньяда арта баруы турында сөйли. 2009 елда Татарстан Республикасында әлеге авыру 100 мең кешегә 35 очрак булса, ә бүген – 67 очрак. 15 ел эчендә авыручылар саны 2 тапкырга диярлек арткан. Экспертлар бу фактны аутоиммун авыруларның гомуми саны арту, диагностика яхшыру һәм гомер озынлыгы арту белән бәйли.
Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов