news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыру кешеләргә Фирдүс Тямаев концертын карарга киңәш итәләр

Казандагы концертта Фирдүснең олы улы Раян да гармун белән чыккан.

news_top
Авыру кешеләргә Фирдүс Тямаев концертын карарга киңәш итәләр
Салават Камалетдинов

Җырчы Фирдүс Тямаев Казанда концерт куйган. Тамашаның видеоларын ул инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтеп бара.

Соңгы видеода Фирдүс «Җиде малай» җырын башкара. Биредә аның олы улы Раян да гармун белән чыккан. Ул да әтисе белән концерт куя. «Раян тырышып уйный, молодец», — дип яза инстачылар.

Инстачылар Фирдүскә мактау яудыралар. «Мин Тямаевның концертларын авыручы кешеләргә тәкьдим итәр идем. Шундый яхшы энергетикадан авырулар бөтенләй юкка чыгар иде… Аллаһы Тәгалә андый кешеләрне дөньяга махсус миссия белән тудырадыр», — дип яза бер тамашачы.

«Мондый концертны гомеремдә дә күргәнем булмады. Шулай тырышып, бөтен көчләрен биреп иҗат итәләр. Уңышлар сезгә!» — ди Фирдүснең тамашачылары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар