Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру кешеләргә дуңгыз йөрәге күчереп утырта башлаячаклар?

Кешеләр озак яшәүдән түгел, ә авырулардан вафат була. 

news_top_970_100
Авыру кешеләргә дуңгыз йөрәге күчереп утырта башлаячаклар?

Галимнәр генлы-модификацияләнгән хайван йөрәге трансплантацияләү буенча зур ачыш ясаган. Ике маймылга дуңгыз йөрәге күчереп утыртканнар. Алар операциядән соң 195 көн яшәгән. Соңгы рекорд буенча, дуңгыз йөрәге куйган маймыл 57 көн генә яшәгән булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Дуңгыз йөрәге күчереп утырткан маймылларның гомер озынлыгы өч тапкыр арткан. Маймыллар — дуңгыз йөрәген күчереп утыртуны өйрәнү өчен «модель хайваннар» булып хезмәт итә. Әлеге ачыш турында Nature журналы хәбәр иткән.

Табиблар фикеренчә, үлем картлыктан булмый. Кешеләр озак яшәүдән түгел, ә авырулардан вафат була. Шулар арасында беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары тора. Йөрәк туза, ә аны алмаштырыр өчен донорлар саны җитми. Шуңа күрә галимнәр кешеләргә генлы-модификацияләнгән хайван йөрәге трансплантацияләү турында хыяллана. Бу өлкәдә зур тикшеренүләр бара.

Кеше өчен донорлыкка иң кулай кандидат — дуңгыз. Аның эчке органнарны үлчәме буенча кешенекенә якын. ГМО-ысуллар ярдәмендә күчереп утыртыласы органны кешенең иммун системасына якынайтып ясыйлар. Кешенең иммун системасы яңа органны кире какмасын өчен, ул бик тә охшаш булырга тиеш.

Әлеге ысулны маймылларда сынап карыйлар. Моңа кадәр бабуин маймылына дуңгыз йөрәге күчереп утырткан булганнар. Ул яңа йөрәк белән 57 көн яшәгән.

Бу вакытта трансплантацияләнүче органны саклау өчен кулланылган ысул йөрәк мускулын имгәтүе ачыкланган. Хәзер исә йөрәкне кеше канына охшаш сыеклык белән юдырта башлаганнар. Шулай ук кислород белән баетканнар.

Маймыллар үлеменең тагын бер сәбәбе — дуңгыз йөрәге маймыл йөрәге белән бер үлчәмдә булмау. Яшь дуңгыз йөрәген күчереп утыртсалар да, маймыл организмында ул үсеп, эшли алмый торганга әверелә икән.

Галимнәр төрле ысуллар кулланып та, маймыллар операциядән соң озак яши алмагач, бу тәҗрибәләрне туктаткан булган.

2000 елда галимнәр кабат бу эшкә тотынган. Алар дуңгыз йөрәген кешегә күчереп утырту шартларын кабат өйрәнә башлаган. Галимнәр кеше белән тәҗрибә ясый башласын өчен берничә шарт үтәлергә тиеш: Бу тәҗрибәләрдән соң маймылларның 60 проценты өч ай дәвамында яшәргә тиеш. Алынган мәгълүматлар маймыллар өч айдан да озаграк яшисен күрсәтергә тиеш. Операциядән соң озын гомерле маймыллар саны уннан да ким булмаска тиеш.

Соңгы ачышлар нигезендә, галимнәр тагын өч елдан кешеләр белән клиник экспериментлар башланыр дип фаразлый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100