Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру кеше корсагында табиб калдырган энәне ике елдан соң тапканнар

Үзәк шәһәр хастаханәсе мораль зыян өчен 150 мең сум түләргә тиеш була.

news_top_970_100
Авыру кеше корсагында табиб калдырган энәне ике елдан соң тапканнар

Башкортстанның Учалы районы судында табиблар катнашындагы эшне карап бетерделәр. Аларны авыру кеше тәнендә медицина энәсе калдыруда гаепләделәр. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

2016 елның июнендә бер хатынга операция ясыйлар. Шуннан соң даими рәвештә аның эче һәм биле авырта башлый. Хатын берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать итә. Белгечләр авыртуларның сәбәбен ачыклый алмый.

2018 елның мартында бу хатынга «остеохондроз» диагнозы куялар. Шуны раслау өчен магнитлы-резонанслы томография узарга җибәрәләр. Ләкин ул тикшеренү уза алмый. Чөнки җиһазлар бу хатынның тәнендә металлдан эшләнгән чит предмет булуын күрсәтә.

Рентген аппараты хатынның корсагында медицина энәсе булуын ачыклый. Шуннан соң гына хатынның эчендә ике ел яткан энәне алалар.

Зыян күргән хатын-кыз судка гариза яза. Ул Учалы үзәк шәһәр хастаханәсеннән 500 мең сум акча таләп итә.

«Тупланган материалны өйрәнгәннән соң, суд пациент корсагында медицина коралы калдыруны медицина ярдәме күрсәтү деффекты дип бәяләде. Бу хатынга әхлакый һәм физик борчу китерелгән. Суд гариза бирүче хатынның теләген өлешчә канәгатьләндерде. Учалы үзәк шәһәр хастаханәсе мораль зыян өчен 150 мең сум түләргә тиеш була. Шулай ук хастаханә 20 мең сум штраф та түләячәк», — дип әйткәннәр Башкортстан Югары судының матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100