Авырган кеше тизрәк сәламәтләнеп аякка бассын өчен укыла торган доганы пәйгамбәребез әйтеп калдырган:
«Мөселман, авыру булган кардәшенең хәлен белеп, зиярат кылса һәм 7 тапкыр ошбу доганы кабатласа, ул кешене Аллаһ Тәгалә һичшиксез авыруыннан шифа кылыр:
Әс‘әлүллаһәл-гаҙыймә раббәл-гаршил-гаҙыйми ән йәшфи-йәк». (7 тапкыр әйтелә)
«Бөек гарешнең Раббысы булган Бөек Аллаһтан сине шифаландыруын сорыйм» (Әбү Дауыд риваяте, 3106).
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан