Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру ире янына хастаханәгә килгән хатын табибларның бәйрәм иткәнен видеога төшергән

Сергей Р. 22.40 сәгатьтә вафат була. Любовь исә бу видеоны шул көнне 23 сәгатьтә төшерә, ул иренең үлгәнен белми.

news_top_970_100
Авыру ире янына хастаханәгә килгән хатын табибларның бәйрәм иткәнен видеога төшергән
https://pixabay.com

Лесосибирск шәһәрендә Сергей Р. исемле ир-ат хастаханәдә вафат була. Бу вакытта табиблар ординаторлар бүлмәсендә табын корып утыра. Бәйрәмне Сергейның хатыны тәрәзәдән төшереп ала, дип хәбәр итте «Комсомольская правда».

Әлеге видео 7 гыйнварда социаль челтәрләрдә тарала. Ординаторлар бүлмәсен урам ягыннан төшереп алган кадрларда табиблар чәркәләр күтәреп бәйрәм итә, кочаклашалар, үбешәләр.

Видеоның фейк булмавы да ачыклана. Моны төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы раслый. Кадрларны 5 гыйнварда пациент төшергән, ул үзе 6 гыйнварда реанимация палатасында вафат булган, диелә. Имеш, табиблар эчеп утырган, авырулар исә ярдәм көтеп яткан. Аннары бер авыру табибларны эзләп тапкан. Ул видео төшергән һәм кадрларны хатынына җибәргән, ярдәм сорап ялварган. Хатын табибларга телефоннан шалтыратып караган, тик трубканы алучы булмаган. Аннары кабул итү бүлмәсенә килеп утырган. Аңа иренең хәле авыр булуын гына әйткәннәр. Икенче көнне исә бу хатынга иренең үлүен хәбәр итәләр.

Хатын прокуратурага гариза яза, тик эшне зурга җибәрмәячәкләрен аңлагач, видео кадрларын социаль челтәрләрдә тарата. Аннары ачыклый торгач, видеоне бу хатын үзе урамннан төшерү дә билгеле була.

Любовь исемле хатын хастаханәгә килә, ачык тәрәзәдән көлешкән тавышларны ишетә. «Видеоны мин төшердем. Реанимациягә көн саен йөрдем. Анда кертмиләр бит, карантин. Телефонны да алмыйлар, хәлен белеп булмый. Җавап бирсәләр — авыр, авыр диләр», — дип сөйли ул.

Кранчы булып эшләүче Сергей Р. 22.40 сәгатьтә вафат була. Любовь исә бу видеоны шул көнне 23 сәгатьтә төшерә.

«Ул вакытта иремнең үлгәнен белмәгәнмен. Бәлки сизгәнмендер. Төнгә каршы аякларым шунда алып китте бит. Мин якын килгәндә анда шундый каты көлешү ишетелә иде. Башта кайда икәнен дә аңламадым. Тәрәзә янына килдем, видео төшердем. Алар мине күреп алгач, йөгереп киттем», — ди тол хатын.

Ире үлүен аңа икенче көнне генә әйтәләр. Үлем сәбәбе әлегә төгәл билгеле түгел. Сергейның эчәклеге авырткан. Ул биш ел элек авариягә эләккән булган. Берничә операция кичергән. 25 декабрьдә хәле начарлангач, улы аны хастаханәгә илткән.

Люба видеодагы кешеләрне иренең үлемендә турыдан-туры гаепләми. Алар бөтенләй башка табиблардыр, ди. Тик бу вакытта аның ире кебек күпме кеше ярдәм көтеп яткандыр, дип уфтана.

«Мин ул видеоны баш табибка күрсәттем. «Карагыз, нинди табиблар»», дидем. Ә ул «табиблар түгел, реаниматологлар» диде. Сергейны 8 гыйнварда җирләдек», — дип елый Любовь.

Хәзер бу кадрларны Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм прокуратура тикшерә. Любаның иренең үлеме белән әлеге видеодагы кешеләрнең гамәлләре арасында бәйлелек булмавы ачыкланган, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100