Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру ир-атның кызы: «Әтинең сәламәт бөерен алып аттылар, эчәкләрен кистеләр»

«Сәламәт кешене тикшерүгә озатып, бик каты авыру кеше ясадылар. Бу медицина оешмасын читләтеп узыгыз, үзегезне саклагыз», — дип яза Мәхмүтова.

news_top_970_100
Авыру ир-атның кызы: «Әтинең сәламәт бөерен алып аттылар, эчәкләрен кистеләр»
https://pixabay.com

Ямал-Ненец автономияле округындагы Ноябрьск шәһәре хастаханәсе табибларын бер ир-атның туганнары гаепли. Алар табиблар хатасы аркасында, әтиләренең сәламәт бөерен кисеп алганнар дип сөйли. Хәзер Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин хастаханәдәге медицина документациясен судмедэкспертизага тапшыруны таләп итте. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Төньякта туып-үскән ир-ат онкология белән авырый, Ноябрьск шәһәр хастаханәсендә аңа берничә операция ясыйлар. Ләкин бу операцияләр берсе дә кирәк булмый — ир-атның кызы Бэлла Мәхмүтова социаль челтәрләрдә шул хакта чаң суга башлый. Ул әтисенең сәламәт бөерен алып атуларын, аннары әтисенең хәле начарлануын сөйли.

«Ноябрьск хастаханәсе табиблары минем әтине, төньякта туып-үскән кешене, 46 яшендә критик халәткә җиткерде. 19 июльдә С. Р.Мәхмүтовны Ноябрьск хастаханәсенә салдылар. Бирегә аны Губкинск табиблары онкологиягә шикләнгәннән соң җибәрде. Тикшеренү генә планлаштырылган иде. Тик 20 июльдә аның бөерен алып ату өчен операция ясаганнар. Соңрак ачыкланганча, бөер сәламәт була. Операциядән соң әтинең эчендә үлекләү процесслары башлана, Ноябрьск хастаханәсе табиблары моңа күз йома. 2 августта аны чистарту өчен операция ясыйлар. Шул көннән коточкыч хәлләр башланды», — дип яза Губкинск шәһәрендә яшәүче хатын «ВКонтакте» челтәрендә.

Аның сүзләренчә, әтисенә сигез операция ясыйлар, бөерен алып ташлыйлар, эчәклегенең 60 см өлешен кисеп алалар (хәзер эчәклек эшләми). Ир-атны бер атнага медикаментоз комага җибәрәләр. Аннары ир-атта лейкоцитоз, флегмона, сепсис башлана.

«Табиблар әлеге ситуация турында бер-берсенә каршы булган күрсәтмәләр бирә. Авыруның хәле турында тулы белешмә әйтми, өстәмә ярдәм җәлеп итәргә теләми, үзләре дә булдырабыз диләр. Безнең очракта могҗиза гына булыша инде, башкаларны бу хәлдән саклыйсы килә. Сәламәт кешене тикшерүгә озатып, бик каты авыру кеше ясадылар. Бу медицина оешмасын читләтеп узыгыз, үзегезне саклагыз», — дип яза Мәхмүтова.

Ул иминият компаниясенә мөрәҗәгать итеп ярдәм соравын, бу хәлнең очына чыгарга булышуларын сорый. Прокуратурага, сәламәтлек саклау департаментына, губернаторга, депутатларга хат яза.

«Мәсьәләне хәл итәргә керештеләр. Тик безнең очракта бу бик озак булачак», — дип фаразлый ул.

Ләкин Ямалның Сәламәтлек саклау департаменты Мәхмүтованың гаепләүләрен кире кага. Ведомство белешмәсе буенча, пациентның сәламәт бөерен алып атмаганнар.

«Закон этикасы һәм нормалары медицина оешмасына пациентның диагнозын һәм дәвалау үзенчәлекләре сөйләргә рөхсәт итми. Шулай да, туганнарының сәламәт бөерне алып ташладылар дип сөйләве сәбәпле, әлеге сүзләрне кире кагарга мәҗбүрбез. Тикшерү чараларыннан соң, социаль челтәрләрдә таратыла торган хәбәр расланмады», диелә департамент хәбәрендә.

Пациентның сәламәт бөерен алып ату турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә таралгач, Россия Тикшерү комитетының Ямал-Ненец автономияле округы буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100