news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыру ир-ат чит йортка бәреп кергән һәм 5 яшьлек баланы үтергән

news_top

Һиндстанның Мадхья-Прадеш штатында бер ир-ат таныш булмаган гаилә йортына бәреп кергән һәм 5 яшьлек баланың башын өзгән, әнисе улын коткарырга тырышып караган, ләкин ир-ат аны да яралаган. Бу хакта «Аргументы и Факты» басмасы яза.

Аның сүзләренчә, үтерүче дип фаразланган кеше психик авырудан интеккән, җинаятькә берничә көн кала, гаиләсе хокук саклау органнарына аның югалуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән булган.

Көч структуралары хезмәткәрләре ачыклаганча, ир-ат кинәт чит кеше йортына бәреп керә һәм балага ташлана, әнисе малайны тартып алырга тырыша. Хатын-кызның кычкыру тавышын ишетеп, тирә-яктан кешеләр йөгереп килә һәм ир-атны кыйный башлый.

«Имгәнгән ир-ат хастаханәгә барганда үлгән», – диелә материалда.

Үтерүдә шикләнелгән ир-ат әлеге гаилә белән таныш та булмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар