Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру хатын эчендә табиблар онытып калдырган салфетканы бер елдан соң тапканнар

Авыру хатын эчендә табиблар онытып калдырган салфетканы бер елдан соң тапканнар

news_top_970_100
Авыру хатын эчендә табиблар онытып калдырган салфетканы бер елдан соң тапканнар
Кашир шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек Ирина (исеме үзгәртелгән) табибларны судка биргән һәм 600 сум акча түләттергән. Ул эче бик авыртып, хастаханәгә килгән. Операция вакытында табиблар аның эчендә марлядан салфетка онытып калдырган. Бу турыда "Московский комсомолец" хәбәр итте. 

Иринаны Кашир район үзәк хастаханәсенә 2017 ел азагында китергәннәр. Эче бик каты авырткач, табиблар анда гинекология авыру булуын фаразлаган. Аңа ашагыч операция ясаганнар. Шул вакытта хатынның эчендәге шешне кисеп алганнар. Аннары операциядән соңгы яраны теккәндә, хатынның эчендә 14х11х7 см зурлыктагы марляны алырга онытканнар.

Операциядән соң Иринаның хәле яхшырмаган. Аның авыртулары кискенләшкән, перитонит башланган, температурасы күтәрелгән, хатын сары авыруы белән авырый башлаган. Бар тик бер ел узгач кына Иринага кабат операция ясыйлар. Шул чакта аның эчендә яткан салфетканы күреп алалар.

Операциядән соң бер ел дәвамында бу хатын эче авыртудан интеккән. Бу вакыт эчендә ул инвалидка әверелә язган. 

Вакыт узган булу сәбәпле, җинаять эшен тиз арада ябып куялар. Хирург үз гаебен таный, шулай да ул санитар хатын белән материалларны санавын, марля җитмәгәнен ачыкламавын әйтә. Өстәвенә икенче көнне иртән Иринаның эче күпергәч, аңа УЗИ ясыйлар, ләкин корсактагы марляны күрмиләр. 

Үзләренең игътибарсызлыгын акларга маташкан табиблар авыру хатынның симез булуын, колбаса яратуын әйтәләр. Шуңа күрә салфетканы да күрмәдек аңлаталар.

Иринаның адвокаты Дмитрий Егоров "МК" сайтына бу вакыйга турында сөйләгән. Кашир суды Ирина кичергән физик һәм әхлакый зыян өчен 623 мең 251 сум түләргә дигән карар чыгарган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100