Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру хатын ашыгыч ярдәм машинасыннан егылып төшеп калган

Инсульт булган хатынның аягы, яңак сөяге сына. Юлда яткан авыруны полиция хезмәткәрләре табып ала.

news_top_970_100
Авыру хатын ашыгыч ярдәм машинасыннан егылып төшеп калган
Рамил Гали

Липецк шәһәрендә авыру пациентны мыскыл итү очрагы буенча җинаять эше ачылган. 1 апрельдә ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда яткан хатынны күреп ала. Бу хатынның ашыгыч ярдәм машинасыннан егылып төшеп калуы ачыклана. Ләкин табиблар инде күптән бу урыннан китеп барган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

1 апрель көнне Задон районы хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы чакыру буенча бара. Бер хатынга инсульт булган дип шикләнәләр һәм аны үзләре белән алып китәләр. Район хастаханәсендә хатынның хәле начарлана, аны өлкә хастаханәсенә илтергә уйлыйлар.

Инсульт булганда, һәр минут кадерле. Авыру хатынны өлкәгә илтәсе урынга, ашыгыч ярдәм фельдшеры һәм машина йөртүчесе пациентны өенә алып китә. Аның иминият полисы өйдә калган булган. Алар документны алалар һәм кабат өлкәгә таба китәләр.

Өлкә хастаханәсендә тикшергәч, авыру хатынны район хастаханәсенә кайтарып җибәрәләр. Фельдшер авыруны машина салонында ялгызын калдыра, үзе йөртүче янына күчеп утыра. Юлда барганда пенсионер хатынның хәле начарлана, ул ярдәм сорый. Фельдшер аңа дорфа иттереп җавап бирә һәм тынычланырга куша.

Авыру хатын утыргычтан торып, ишеккә сөялеп баса. Ашыгыч ярдәм машинасының ябылып бетмәгән ишеге ачылып, авыру хатын юлга егылып төшеп кала. Липецк-Хлевное юлының 29нчы километрында юлда яткан хатынны ЮХИДИ инспекторлары табып ала. Пенсионер хатынның аягы һәм яңак сөяге сынган була.

Табиблар исә район хастаханәсенә тыныч кына кайтып җитә, аннары гына салондагы пациентның юкка чыгуын аңлап алалар.

Ашыгыч ярдәм кабат юлга чыга, алар авыру хатынны трасса буйлап эзли башлый. Табиблар килеп җиткәндә, авыру хатынга ярдәмне полиция хезмәткәрләре күрсәтә торган була.

Пенсионер хатын табибларга дәгъва белдереп, полициягә гариза язган, тик анда җинаять эше кузгатудан баш тартканнар. Шуннан соң ул прокуратурага мөрәҗәгать иткән.

Прокуратура таләп иткәннән соң гына, «Һөнәри вазифаларын тиешенчә башкармау сәбәпле, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100