Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру бала тугач, ире ташлаган Казан кызы "Давай поженимся" тапшыруына килгән

"Йөкле вакытта бу турыда миңа беркем дә әйтмәде", - дип сөйли Анна.

news_top_970_100
Авыру бала тугач, ире ташлаган Казан кызы "Давай поженимся" тапшыруына килгән

36 яшьлек Казан кызы Анна 29 октябрьдә "Давай поженимся" тапшыруында катнашты. Ул Казанда яши, карнавал костюмнары сата торган салоны бар.

Анна баласы туган көнне коточкыч хәбәр ишетә. Табиблар аңа авыру бала тудыруын әйтә. Шуннан соң Анна белән аның бергә яши торган ире арасында мөнәсәбәтләр дә тәмамлана. Ир хатынын һәм авыру баласын ташлап китә.

Аннаның "кояшлы" кызы үсеп килә, бу Даун синдромы дип атала. Балага ун яшь тула инде. 

Анна авырлы вакытта аңа баласы авыру булуын әйтмиләр. "Мине Казанның иң яхшы табиблары күзәтте. Йөкле вакытта миңа беркем дә әйтмәде", - дип сөйли Анна.

Анна "кояшлы" баласы булган кешеләргә мөрәҗәгать итте. "Беркайчан да мондый баладан баш тартмагыз", - ди ул.

Хатынның ире бала тапкач килгән, алар башта бергә елашкан. Ләкин икенче көннән башлап, ире телефон шалтыратуларына җавап бирми башлаган. Ирнең анасы да бу балага каршы булган. Шулай итеп Анна үзе генә Даун синдромлы баланы үстерә, аңа әнисе ярдәм итә.

Бу тапшыруда кияү егете Аннаны сайламады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100