Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру Анастасия Заворотнюкның кызы: «Акча вәгъдә итеп, ток-шоуларга чакырудан ардым»

Интернет киңлекләрендә Аннаны әнисенең исәнме-юкмы икәнлеген яшерүдә гаеплиләр.

news_top_970_100
Авыру Анастасия Заворотнюкның кызы: «Акча вәгъдә итеп, ток-шоуларга чакырудан ардым»
https://www.instagram.com/zvezdniy_gid/

Анастасия Заворотнюкның кызы Анна инстаграм сәхифәсенә әнисе белән төшкән фото урнаштырган. Ул әлеге фотода әнисенең сау-сәламәт һәм үзләренең бик бәхетле вакыты икәнлеген искәртә. Анна сүзләренчә, якын кешесенең авыруы белән бәйле борчуны ул бер минутка да оныта алмый. Бу хакта инстаграмда «Звездные новости» яза.

«Соңгы ике ел минем тормышымдага иң авыр еллар булды. Якын кешесенең җитди авыруы белән очрашкан кешеләр мине аңлар. Миңа бик авыр, ләкин үземне кызгануларын теләмим.

Миңа даими шалтыратучы журналистлардан, «сезнең барысы да яхшы бит, пиар өчен авыру уйлап тапкансыз» дип язучы кешеләрдән, әңгәмә өчен зур күләмдәге акчалар вәгъдә итеп, төрле шоу-тапшыруларга чакырулардан ардым. Әлеге тәкъдимнәрне кире какканнан соң да үз өстемдә шул пычракны тоям. Бу хакта сөйләмим, чөнки мин әниемне нык яратам һәм хөрмәт итәм. Мин бу теманы беркайчан да күтәрмим. Моны аңламаучы кешеләр мине мәгънәсез сораулары белән аптыратуларын дәвам итәләр. Әнием йолдыз, сәхнә кешесе, моннан качып булмый. Ләкин миңа бик авыр, зинһар өчен, сорамагыз!

Җан әрнүем беркая да китми. Психологларга да мөрәҗәгать иттем, бу язмыш сынавы белән булдыра алганча көрәшергә тырышам. Инстаграмда язып бушанам. Биредә үземне аңлаучы искиткеч дуслар таптым. Рәхмәт барыгызга да», — дип яза ул.

Инстачылар арасында барысы да Аннаның дусты түгел, әлбәттә. Күпчелек комментарийларда Аннаны халыкка бернәрсәне дә аңлатмауда, әнисенең исәнме-юкмы икәнлеген яшерүдә һәм аның авыруы белән үзенә пиар ясауда гаепләгәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100