news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыртуны баса торган дарулар күзне сукырайтырга мөмкинме?

news_top
Авыртуны баса торган дарулар күзне сукырайтырга мөмкинме?
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

«О самом главном» тапшыруы эфирында табиб Александр Мясников һәм табиб-офтальмолог Гергана Стоянова ялкынсынуга каршы нестероид перепаратларның (НПВС) кайчан сукырайтырга мөмкин икәнен сөйләгән. Бу хакта «Аргументы и факты» сайты яза.

«Күздә НПВСлар аркасында барлыкка килгән бөтен үзгәрешләр дә дозага бәйле. Препаратларны куллану дәвамлылыгы һәм ешлыгы күз күременә тәэсир итә. Нәтиҗәләр куркыныч булмаска да мөмкин, тик җитди нәтиҗә дә була ала», – диде офтальмолог.

Бу – НПВСның күз күременә йогынты ясау механизмында. Алар ялкынсыну медиаторларын эшләп чыгаруда катнашучы ферментны блоклый. Бу – яхшы, әмма күз яше продукциясенә һәм күз яше сыйфатына өстәмә йогынты да бар. «Алар күз яше продукциясен киметә һәм күз яшен парга әйләндерә. Шуңа күрә НПВСны озак һәм еш кулланганда барлыкка килергә мөмкин булган иң баналь әйбер – коры күз синдромы. Алай ук куркыныч түгел кебек. Бу – күзгә ком кергән кебек булу, күзләрнең кызаруы һәм томанлану. Әмма мөгезкатлау күз яшеннән башка имгәнә һәм инфекцияләргә бирешә», — диде Стоянова.

Эчкә кабул ителә торган дарулар да, тамчылар да бертигез тискәре йогынты ясарга мөмкин. Мондый препаратлар кан тамырларының тонусына тәэсир итә, шул исәптән кан тамырлары стеналары аша сыеклык саркый башлауга, челтәр катлауның үзәк зонасында шешүгә китерә. Ә бу инде – җитди өзлегү. Макуляр шешү предметларның бозылып күренүе, күрү сәләте кимү һәм күз алдындагы тап белән бергә бара.

Гергана Стоянова сүзләренчә, бу – дәвалана, ләкин авыр, кыйммәт һәм һәрвакытта да уңышлы булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар