news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыртуны баса торган дару эчкәндә төп хата нинди?

Бу дарулар кан тамырларына һәм бөерләргә начар тәэсир итә.

news_top
Авыртуны баса торган дару эчкәндә төп хата нинди?
pixabay.com/ru

Ялкынсынуга каршы нестероид препаратларның, ягъни авыртуны баса торган даруларның күбесе кан басымы югары булган кешеләр өчен куркыныч. Бу хакта табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясниковка сылтама белән РИА Новости яза.

«Мондый дарулар кан басымын күтәрә, гипертоник криз, инфаркт китереп чыгара һәм йөрәк эшчәнлеге бозылганда катгый рәвештә тыела», — дип аңлатты ул.

Бу дарулар кан тамырларына һәм бөерләргә начар тәэсир итә, шуңа күрә начар, резистент гипертония яки яшь кешеләрдә гипертония булганда беренче чиратта бөерләрне тикшертергә кирәк.

Табиб авыртуны баса торган даруларны ашказаны өчен булган препаратлары белән бергә генә эчәргә кирәк юкса язва барлыкка килергә мөмкин дип кисәтте. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар