Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыртудан аңын югалтты». Журналист кисәк кенә үлгән

news_top_970_100
«Авыртудан аңын югалтты». Журналист кисәк кенә үлгән
Владимир Васильев, архив

Түбән Тагил хастаханәсендә реанимациядә журналист – 37 яшьлек Екатерина Евлашина вафат булган. 23 мартта аның эче бик каты авырта, ул «ашыгыч ярдәм» чакыра. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Екатерина «Машиностроитель» корреспонденты була. «Уралвагонзавод» басмасында 10 елдан артык эшли.

«Табиблар Катяга авыртуны баса торган дару бирә һәм китеп бара. Икенче көнне аның хәле начарлана, авырту бетми. Ул үзе хастаханәгә бара, кабул итү бүлмәсенә килеп җитә һәм аңын югалтып егыла. Аны реанимациягә күчерәләр. Табиб сүзләренчә, 12.00 сәгатьтә анда анафилактик шок була, 14.00 сәгатьтә йөрәге туктый», – ди Екатеринаның абыйсы Николай.

Екатеринаның үлеме турында белешмәдә «уникеилле эчәклек җәрәхәте, сепсис, үлекле перитонит» дип язылган, диелә хәбәрдә.

«Ашыгыч ярдәм» табиблары вакытында хастаханәгә салса, берни булмас та иде. Алар аны калдырырга тиеш түгел иде. Мин дөреслекне белергә, гаделлекне өстен итәргә телим. Табиблар чыннан да гаепле булса, аларга җәзага тартылырга тиеш», – ди Николай.

Ул юристлар белән Тикшерү комитетына мөрәҗәгать язган. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100