Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыртудан акырып елады». Яшь хатын операциядән соң үлгән

news_top_970_100
«Авыртудан акырып елады». Яшь хатын операциядән соң үлгән
"Татар-информ" архивы

Түбән Тагилда яшәүче 35 яшьлек Светлана Б. Екатеринбургта өлкә хастаханәсендә вафат булган. Светлананың ире хатынының үлемендә Демидов хастаханәсе табиблары гаепле, дип саный. Светлана гастрит авыруы белән шул табибларга мөрәҗәгать иткән булган. Бу турыда Андрей Б. «Комсомольская правда» сайтына сөйләгән.

Светлана ел саен кышын эче авыртуга зарлана, ләкин моңа кадәр табиблар операция турында әйтми.

12 декабрьдә ул үт куыгы юлын киңәйттерү өчен гастроскопия процедурасына килә. Операция 15 декабрьдә була. Аннары Светлана бик каты авыртуга зарлана башлый. Ул иренә хәбәрләр яза, шәфкать туташлары ярдәм итмәвен әйтә.

«Светаны лапаротомиягә (ачык хирургик операция) иртәнге караудан соң 16 декабрьдә генә алалар. Палатадагы күршеләре сүзләренчә, ул авыртудан акырып елаган. Аның хәле начарлана барган. 17се көнне кич белән генә аны өлкә хастаханәсенә илткәннәр. Шул чакта мин Светаны бик авыр хәлдә күрдем – аның бөтен җирендә көпшәләр иде», – ди Андрей.

18 декабрьдә өлкә хастаханәсендә Светланага кабат лапаротомия ясап, дренаж куялар. Өлкә хастаханәсендә аңлатканча, яңа операция кирәк булмый. 20 декабрьдә аның йөрәге туктый, тик табиблар аны кабат эшләтеп җибәрә ала. Икенче көнне Андрейга хатынының үлүен хәбәр итәләр. Бер тәүлек узгач, Андрей Тикшерү комитетына гариза яза. Аның сүзләренчә, гаризаны теләмичә генә кабул иткәннәр.

«Демидов хастаханәсендә операцияне ясаган хирург үзе әйтте – Түбән Тагилда стент куя белә торган квалификацияле белгечләр юк. Алар ниндидер кисем ясаган. Ләкин сорау туа – нишләп алар Светлананы шунда ук Екатеринбургка җибәрмәгән? Үлем турында белешмәдә әйтелгәнчә, ул «хирургик катнашу белән бәйле катлауланудан соң кан агудан» үлгән», – ди Андрей.

Андрей прокуратурага да мөрәҗәгать иткән.

Светлананың 2 улы бар. Андрей үзе – 3нче төркем инвалид, бронхиаль астма белән авырый, рәсми рәвештә эшләми. Андрей белән Светлананың уртак 2 яшьлек улы, Светлананың беренче никахта туган 16 яшьлек улы Андрей тәрбиясендә. Әнисе үлгәч, үсмер малай Андрей белән калырга теләк белдергән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100