Күз алдында вак таплар һәм очкыннар күренү, тәннең аерым өлешләре ою һәм сөйләм бозылу мигрень өянәге башланганчы 5-60 минут алдан барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта табиб-невролог Марианна Джикия сөйләгән, дип яза «Аргументы и факты» газетасы.
Бу симптомнар аура дип атала һәм мигреньнән интегүче кешеләрнең якынча 20 процентында була. Калган очракларда баш авырту билгеләрсез генә башлана. Гадәттә ул пульс кебек тибеп авырта, башның бер ягында була һәм физик йөкләнеш вакытында көчәя.
«Мигрень өчен бу дүрт билгенең кимендә берьюлы икесе бергә булу хас. Өянәк булганда шулай ук костырырга, күңел болганырга, яктылыкка һәм тавышка сизгерлек көчәергә мөмкин», – дип аңлаткан табиб.
Невролог сүзләренчә, өянәкне стресс, даими булмаган йокы, ашамау, гормональ үзгәрешләр һәм кайбер ризыклар китереп чыгарырга мөмкин. Индивидуаль сәбәпләрне ачыклау өчен ул мигрень көндәлеге алып барырга, авыртуны барлыкка китергән шартларны, сәбәпләрне язарга киңәш итә.
Билгеләнгән дәвалауны баш авырта башлагач та, авырту көчәйгәнче кабул итә башларга кирәк, дип аңлата невролог. Өянәкне туктату өчен авыртуны баса торган препаратлар һәм мигреньгә каршы махсус чаралар кулланырга кирәк, әмма аларны сайлауны һәм кабул итүнең рөхсәт ителә торган ешлыгын белгеч билгеләргә тиеш.
Әгәр мигрень аена өч һәм аннан да күбрәк була икән, профилактик терапия таләп ителергә мөмкин. Табиб шулай ук йокы режимын сакларга, даими тукланырга, җитәрлек күләмдә су эчәргә һәм уртача физик йөкләнешне сакларга киңәш итә.