Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырлык килгәндә нинди дога укырга

news_top_970_100
Авырлык килгәндә нинди дога укырга
Фото: © "Татар-информ"

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе Ришат хәзрәт Курамшин күңелсез хәлдән котылыр өчен доганы социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйды.

«Ниндидер авырлык яки күңелсез хәл кичергән вакытта, мөэмин-мөселманнар: «Мәә шәә Аллаһү кәәнә үә мәә ләм йәшәъ ләм йәкүн» («Нәрсә Аллаһ теләде – шул булды, Ул нәрсә теләми – шул булмый») дип, бу хәлне Аллаһның хикмәтле тәкъдире буларак кабул итәргә тиеш.

Проблемалар барлыкка килүнең төрле сәбәпләре булырга мөмкин: кемнедер Аллаһ сыный, кемнедер гөнаһларыннан пакьли, әмма һәрбер кыенлыкның асылы – Раббыбызның кешене Үзенә дога белән мөрәҗәгать итәргә этәрү, ягъни бик тә мөһим булган «дога» гыйбадәтенә юнәлдерү.

Адәм баласының Яратучысына гозер-үтенечләре белән дәшүе ул – бик олы гыйбадәт, һәм мөбарәк хәдисләрнең берсендә «дога ул – гыйбадәтнең җелеге» дип әйтелүе дә юкка түгелдер.

Авырлык ирешкән вакытта нинди дога укырга дигәндә, Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм шундый хәдисен мисал итеп китерергә мөмкин: «Әгәр кайгы, бәла-каза, авыру яки башка ниндидер кыенлыкка тарыган кеше, «Аллаһү раббии ләә шәриикә ләһ» («Аллаһ – минем Раббым, юк Аның тиңдәше!») дип әйтсә, бу аны авырлыктан коткарып, иминлеккә ирештерер».

Бу зикерне 3 тапкыр әйткәннән соң, Аллаһы Тәгаләгә мактау һәм Пәйгамбәребезгә салләллаһү галәйһи вә сәлләм салават сүзләре әйтеп, үз телеңдә шундый дога кылырга мөмкин:

Әлхәмдү лилләәһи Раббил гәәләмиин, әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн...

Йә Раббым... Синнән башка илаһ юк... Син – барлык мәхүлукатны бар кылучы бөек илаһи Зат... Син ачык һәм яшерен нәрсәләрне Белүче, бөтен нәрсә белән Идарә итүче, безгә гомер, ризык, саулык һәм башка нигъмәтләр биреп Ризыкландыручы...

Йә Раббым Аллаһ... Синең хикмәтле тәкъдирең илә миңа авырлык иреште. Нәрсә генә булса да, мин һәрбер хәлдә Сиңа тәвәккәллим, Синнән генә ярдәм өмет итәм, бер Үзеңнән генә ялварып сорыйм...

Йә Раббым... Син – кешеләрнең калебләрен Үзгәртүче, калебләрдән курку, сагыш һәм борчылу хисләрен алып, кайгыруны Юк итүче... Йә Яратучым Аллаһ! Минем хәлемне җиңеләйт һәм шушы авырлыкның җайлы гына хәл ителүен насыйп кылып, җаныма шатлык бүләк ит...

Раббәнәә әәтинәә фиддүнья хәсәнәтәү үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә гәзәәбәннәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин».

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100