Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырлыгы 300 кг булган кыз: «Симерүемдә әнием гаепле»

Америкалы Карина яшьтәшләренә хас булган барлык нәрсәләрдән дә мәхрүм. 22 яшендә ул 300 кг авырлыкта. Үзенең артык симезлегендә кыз әнисен гаепли. Карина тарихы www.woman.ru сайтыннан алынды.

news_top_970_100
Авырлыгы 300 кг булган кыз: «Симерүемдә әнием гаепле»
www.woman.ru

Яшь кенә Карина исемле америкалы тулы канлы тормыш алып бара алмый. Ул урамга чыкмый, өйдә дә инвалидлар арбасына гына утырып хәрәкәт итә. Югыйсә Каринаның бернинди җитди авыруы да юк. Ул бары бик симез. Карина артык авырлык белән бәйле кыенлыкларның балачагында ук башлануы турында «Daily Mail» британия порталы корреспондентына үзе сөйләгән.

Кечкенә Каринага ул вакытта «астма» дигән диагноз куялар. Аңа еш кына хастаханәләрдә ятып чыгарга, кыйммәтле дарулар эчәргә һәм кислород баллонын кулланырга туры килә. Кечкенә Каринаны ата-анасы бик карый. Аны якларга тырышалар, бар булган вакытларын кызларына багышлыйлар. Каринага 6 яшь тулгач, астма өянәкләре бетә. Шуның белән балага булган ата-ана игътибары да кими. Карина гаиләдә бердәнбер бала түгел. Өч балалы гаиләнең мул тормышын тәэмин итү өчен, Каринаның әти-әнисенә бик күп эшләргә дә туры килә.

 

Фото: © www.woman.ru

«Мине ашау юата иде»

Авыруын җиңгәч, Карина үзен бик ялгыз хис итә башлый. «Миңа бит күп тә кирәкми иде: кочаклап, бер баштан сыйпау гына. Әмма әти белән әнинең вакыты юк иде шул. Ризык миңа әнием назларын алмаштырды», – дип искә ала Карина.

Каринага 10 яшь булганда аның авырлыгы 45 кг була. Бу яшьтәге балалар якынча 30 кг булырга тиеш. Әни кеше шушы вакытта ук инде эшнең бик үк яхшы түгел икәнен аңларга тиеш була, тик ул, ике эштә эшләп, кызының бик каты ашарга яратканына артык игътибар бирми, борчылмый. «Бераз гына булса да күңелсез булып китсә, минем кулым үзеннән-үзе печенье, кекс, чипсы ише ризыкка үрелә иде. Ашамлык, тәмле әйберләр һәрвакыт минем белән янәшәдә булды. Үземне ялгыз хис иткән мизгелләремдә дә мине ризык юатты, әнием түгел», – ди кыз.

 

Фото: © www.woman.ru

Хәзер Карина бар көчен куеп ябыгырга тырыша. Аның да гадәти, нормаль тормыш белән яшисе килә. Ул үзенең туклану рационын, гадәтләрен үзгәрткән: артык калорияле фастфуд урынына файдалы яшелчәләр ашый, порцияләр күләмен дә киметкән. Карина ашказанын кечерәйтү буенча ясала торган операция турында да хыяллана. Кызганыч, әлегә аның моңа акчасы гына юк.

Язма астында комментарий язучылар арасында Каринаның үзен гаепләүчеләр дә аз түгел: «Авызына ризыкны көчләп салмаганнар бит». «Минем әни 34 яшендә өч бала белән тол калды. Бөтен җиргә үзебез бара, кайта идек. Өй ачкычы гел муеныбызга эленгән иде. Әнине ялларда гына күрә идек, өч эштә эшләде. Аңа карап кына беребез дә 300 кг түгел», – дип, Каринаның анасын да яклаганнар.

«Табиблар баланың бер җирен дәвалап, башка җиренә зыян салганнар. Дарулар белән аның гормоннар фонына зыян китергәннәр», – дип, гаепле кешене табарга тырыша кайберәүләр. Шунда ук үзләренең якыннары белән булган авыр хәлләрне дә сурәтләгәннәр. «Минем ике туган апам шундый хәлдә. Башта бераз гына таза иде, хәзер шул 300 кг чамасы бардыр ул да. Ире бар, үзе инде 8 ел эшләми. «Ябыгырга кирәк» дигән киңәшләребезгә ачуы гына чыга», –дип бүлешкән берсе. Ябыга алган кешеләр дә үз тарихларын язып калдырганнар. 

 

Фото: © www.woman.ru

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100