Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырлы хатынны алырга баручы табиблар бригадасы авариядә янып үлгән

news_top_970_100
Авырлы хатынны алырга баручы табиблар бригадасы авариядә янып үлгән
https://70.мвд.рф

Томск өлкәсендә юл һәлакәтендә табиблар бригадасы һәлак булган. «Ашыгыч ярдәм» машинасы «КамАЗ»га бәрелгән. Аның салонындагы 3 табиб һәм машина йөртүче ир-ат авырлы хатын янына бара торган булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Алар: Юрий Бочков – табиб-анестезиолог, Алла Карманова – табиб-гинеколог, Наталья Иванова – шәфкать туташы, Михаил Криницын – машина йөртүче.

Тагын бер кеше – «КамАЗ» йөртүчесе имгәнгән. Аны хастаханәгә илткәннәр.

Фаҗига Томк – Мариинск трассасында була. «Йөк машинасы Турунтаево авылы ягыннан килә, «Ашыгыч ярдәм» машинасы Томскидан Асино шәһәренә таба бара», – дигәннәр полициядә.

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, «Ашыгыч ярдәм» машинасын йөртүче идарәсен югалткан һәм каршы як полосага чыккан. Авария һава шартлары начар булу сәбәпле килеп чыгарга да мөмкин, диелә хәбәрдә.

Бәрелгәннән соң, ике машинага да ут капкан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Регион-70» төркеме социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, «Ашыгыч ярдәм» «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешкән. Аннары ике машинага да ут капкан, табиблар салоннан чыга алмаган. Йөк машинасын йөртүче кабинадан очып чыккан һәм юлга барып төшкән, ул җиңелчә имгәнгән.

РИА Томск белешмәсе буенча, табиблар – өлкә перинаталь үзәге хезмәткәрләре, шул исәптән баш табиб урынбасары һәм өлкәннәр реанимациясе бүлеге җитәкчесе.  

Табиблар Асино район хастаханәсендәге авырлы хатынны перинаталь үзәккә алып килергә тиеш булган. Хәзер аның артыннан санавиация барачак.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 декабрь 2022
    Исемсез
    Бик кызганыч,кеше гомере бер мизгел.Жаннары жэннэттэ булсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100