Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырлы хатыннар баланы «кысып чыгаручы» табиблардан зарлана

news_top_970_100
Авырлы хатыннар баланы «кысып чыгаручы» табиблардан зарлана
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Кырымда бала тудыру йортында авырлы хатыннар «баланы кысып чыгарган» һәм тыелган ысуллар кулланган табиблардан зарлана. Әлеге шикаятьләрне тикшерү башланган. Бу турыда РЕН ТВ каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Экстрен рәвештә бала тудырганда табиблар яңа туган сабыйга тән җәрәхәтләре китерү турында җинаять эше ачылган.

«Аналогик фактлар һәм ярымутрауда яшәүче хатын-кызлар турында өстәмә белешмә ачыкланды, алар бала тапканда яралгыны чыгару өчен тыелган ысуллар куллану нәтиҗәсендә медперсонал гамәлләреннән зыян күрүен хәбәр итте», – дигәннәр ведомствода

Хәзер зыян күрүче башка кешеләрне ачыклыйлар.

Моңа кадәр Кырымда яшәүчеләрнең видеомөрәҗәгате социаль челтәрләрдә таралган. Алар Симферополь шәһәрендәге бала тудыру йортларының берсеннән зарлана.

Ир белән хатын сүзләренчә, табигый рәвештә бала тудырганда берничә табиб, баланы кысып чыгару өчен, авырлы хатынның корсагына терсәкләре белән баса. Нәтиҗәдә бала үле килеш туа.

Тагын бер хатын сүзләренчә, ике табиб һәм шәфкать туташы тулгак вакытында аның корсагына баскан, нәтиҗәдә сабый зәңгәрләнеп туган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100