«Авырлы икәнемне белгәнче үк исеме бар иде инде»: Рафилә Шәмсетдинова улының исемен әйтте

Популяр аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинованың өченче тапкыр әни булуы турында язган идек. Алар гаиләсендә, 2 кыз баладан соң, малай дөньяга аваз салды.
Бәхетле гаилә, ниһаять, бергә җыелган – Рафиләне бәби тудыру йортыннан өйгә чыгарганнар. Өйгә кайту белән үк, әтиләре бәбигә Мөхәммәд дип исем кушкан.
«Хәерле исемеңә лаек бул, балам Мөхәммәд. Авырлы икәнемне белгәнче үк исеме бар иде инде. Нияз белән күптәнге хыялыбыз иде», – дип язды Рафилә Шәмсетдинова бу хакта социаль челтәрләрдә.
Рафилә белән Ниязны гаиләләрендәге әлеге куанычлы вакыйга белән котлыйбыз! Улыгыз сау-сәламәт, игелекле, мәрхәмәтле бала булып үссен!